Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Җәмәгать тәрбиячеләре– ата-аналарга ярдәмгә

Районда менә берничә ел инде җәмәгать тәрбиячеләре институты эшләп килә. Алар арасында төрле район службасы һәм оешмалар җитәкчеләре керә. Җәмәгать тәрбиячеләре ата-аналарга балаларын тәрбияләүдә ярдәм күрсәтәләр, яшь хокук тәртибе бозучыларны тәртипкә өндәргә булышалар. Элек бу эш билгеле дәрәҗәдә формаль булса, яңа елдан аңа җитди карарга хәл иттеләр. Бүгенге көндә КДН...

Районда менә берничә ел инде җәмәгать тәрбиячеләре институты эшләп килә. Алар арасында төрле район службасы һәм оешмалар җитәкчеләре керә. Җәмәгать тәрбиячеләре ата-аналарга балаларын тәрбияләүдә ярдәм күрсәтәләр, яшь хокук тәртибе бозучыларны тәртипкә өндәргә булышалар.
Элек бу эш билгеле дәрәҗәдә формаль булса, яңа елдан аңа җитди карарга хәл иттеләр. Бүгенге көндә КДН һәм ПДН да 17 яшүсмер исәптә тора. Мондый һәр яшүсмергә полиция офицеры да беркетелгән.
Билгеле булганча, гадәттә тәртипсез гаиләдә тәрбияләнүче балалар хокук тәртибен бозалар. Шуңа да җәмәгать тәрбиячеләре балаларны гына түгел, аларның әти-әниләрен дә контрольгә алалар. Һәр тәрбиячегә шәхси эш планы төзергә киңәш ителде. Шул план нигезендә тәрбиячеләр балаларның гаиләләрендә булалар. Кемнәр белән аралашуын ачыклыйлар, мәктәптә укуы, түгәрәкләрдә, спорт секцияләрендә шөгыльләнүе белән кызыксыналар, әңгәмәләр үткәрәләр. Башкарылган эш махсус дәфтәрдә теркәлеп барыла. Аның нәтиҗәләре буенча җәмәгать тәрбиячесенең эшчәнлеге балигъ булмаганнар эше, аларның хокукын яклау комиссиясе утырышында тыңлана. Җәмәгать тәрбиячеләренә таләпләр югары әлбәттә. Әмма бер генә бала да җәмәгатьчелек игътибарыннан читтә калмаска тиеш.
Җомга көнне шәһәр җирлеге администрациясе бинасында җәмәгать тәрбиячеләренә тантаналы рәвештә махсус таныклыклар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев