Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Мәгариф хезмәткәрләре профсоюз комитеты рәисе итеп кабат Вера Малакаевыны сайладылар

Яклаучым, саклаучым да ул

-Соңгы вакытларда без катнашкан күрше тирә районнарда җыелышлар аеруча киеренке шартларда үтте. Ә биредә үз аңлашып эшләү булгач ул күпкә тынычырак үтте дип, Республика профсоюзларының оештыру методик бүлеге баш белгече Татьяна Андреева үз фикерләре белән уртаклашты.

Күгәрчен мәктәбендә мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз комитетының 18 нче отчет сайлау конференциясе алдан билгеләнгән план буенча барды. Узган биш ел эчендә башкарылган эшләргә Вера Малакаева хисап тотты. Ул мәктәп укытучылары һәм бакча тәрбиячеләренең эш шартларын яхшырту, хезмәткә түләүне арттыру, мәгариф хезмәткәрләренең хокукын яклау һәм ялларын эффектлы итеп оештыру нечкәлекләренә киң тукталды. Бу оешма бүген районда иң эре коллективларның берсе булып исәпләнә. Ул барысы 1226 кешене берләштерә. Алар 53 мәгариф учрежденияләрендә хезмәт куялар. Профсоюз комитетының бүген 41 башлангыч оешмасы бар. Алар тыгыз элемтәдә торып эшлиләр.

Идрис Аметов.

Бу язманы газетабыздан укый аласыз.

Фото: Илгиз Җамалеевныкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев