Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Кызыклы да, файдалы да

Күптән түгел "Каенкай" балалар бакчасында гомуми ата-аналар җыелышы булды. Ата-аналар бу чарага җаваплылык тоеп килгәннәр, зал тулы иде. Җыелышны балалар бакчасы мөдире Розалия Габитова ачты. Ул коллектив белән таныштырды, белгечләрнең эше турында сөйләде. Балалар бакчасының төрле конкурсларда катнашуын, балаларның мәктәпкә әзерлегенә мониторинг үткәрелүен билгеләп үтте. Педагог-психолог Фәридә Закирова, шәфкать туташы...

Күптән түгел "Каенкай" балалар бакчасында гомуми ата-аналар җыелышы булды. Ата-аналар бу чарага җаваплылык тоеп килгәннәр, зал тулы иде. Җыелышны балалар бакчасы мөдире Розалия Габитова ачты. Ул коллектив белән таныштырды, белгечләрнең эше турында сөйләде. Балалар бакчасының төрле конкурсларда катнашуын, балаларның мәктәпкә әзерлегенә мониторинг үткәрелүен билгеләп үтте. Педагог-психолог Фәридә Закирова, шәфкать туташы Рәмзия Фатыйхова, укытучы-логопед Ләйсән Павлова чыгышларын да игътибар белән тыңладылар ата-аналар. Сүз уңаеннан Л.Павлова "Ел тәрбиячесе-2013" республика конкурсының муниципаль этабында җиңүче булган. Балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Галина Карпеева үз чыгышында балаларга ике дәүләт теле өйрәтү мәсьәләсен күтәрде.
Гомуми ата-аналар җыелышына район мәгълүмат-методик үзәк методисты Дания Сәйфетдинова да килгән иде. Ул балалар бакчасы коллективына һәм ата-аналарга район һәм республика күләмендә үткәрелә торган конкурсларда катнашканнары өчен рәхмәтен белдерде. "Каенкай" балалар бакчасының "Иң яхшы балалар бакчасы" республика смотр конкурсының муниципаль этабында җиңеп ТР мәгариф һәм фән министрлыгының дипломы белән бүләкләнүен билгеләп үтте.
Ахырда балалар ата-аналарны һәм тәрбиячеләрне концерт номерлары белән куандырдылар, шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, биеделәр. Кечкенә артистларның һәр чыгышы алкышларга күмелде. Монда музыка җитәкчесе Анна Пигалеваның да өлеше күләмле инде.
Җыелыш ата-аналар өчен дә, тәрбиячеләр өчен дә файдалы булды, әлбәттә.
Камилә фәисханова җыр бүләк итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X