Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Күршеләр хушны алды

Районыбызда үзешчән композитор Фәтхрахман Әхмәдиевның 80 еллыгы уңаеннан башланган фестиваль быел да уңышлы дәвам итә. Безнең Балтач авылында Котлы Бөкәш һәм Тәб. Чаллы авылы Мәдәният хезмәткәрләре хәзерләгән концертка бик күп халык җыелган иде. Кунакларның моңлы җырлары, гүзәл биюләре, шаян сәхнә күренешләре, чыннан да, хозурланырлык иде. Алып баручылар Айсылу Сәхәпова белән...

Районыбызда үзешчән композитор Фәтхрахман Әхмәдиевның 80 еллыгы уңаеннан башланган фестиваль быел да уңышлы дәвам итә.
Безнең Балтач авылында Котлы Бөкәш һәм Тәб. Чаллы авылы Мәдәният хезмәткәрләре хәзерләгән концертка бик күп халык җыелган иде. Кунакларның моңлы җырлары, гүзәл биюләре, шаян сәхнә күренешләре, чыннан да, хозурланырлык иде. Алып баручылар Айсылу Сәхәпова белән Раил Рамазанов чын артист, юмор осталары инде. Булганнан бар да була дигәндәй, Айсылу мәктәптә инглиз теленнән дәресләр дә бирә. Әтисе Равил Тәберде Чаллысы Мәдәният йортын җитәкли. Әнисе Диләрә китапханәдә хезмәт куя. Аларның парлы чыгышларын да тамашачылар яратып кабул итте.
Гөлия белән Рәсим Мөхәрләмовлар, мәктәп директоры Нәкыйф Сәләхиев чыгышы да соклану тудырды. Күбәләктәй җитез хәрәкәтләр белән бер ханым бөтерелә, канат куйганнар диярсең үзенә. Бию сәнгатенә мөкиббән җан Юлия Вәлиева Котлы Бөкәш мәктәбендә бию түгәрәген җитәкли икән.
Алия белән Фәнис Шәрәфиевлар турында да берничә җылы сүз әйтми мөмкин түгел. Өздерде генә Алиябез җырлап. "Әбиләрнең үз кайгысы" исемле тамашаны да залдагылар яратып кабул итте. Илшат Заһидуллин белән Ландыш Фәсхетдиновалар өчен дә алкышларны кызганмады тамашачы. Илдус Садыйковның моңлы җырлавы, Илдус Сәләхиевның тальянда өздереп уйнавы күпләрнең күңеленә хуш килде.
Нәзирә Миңнеханова,
китапханәче.
Фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев