Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Күргәзмәдә таң калырлык

Балык бистәсе Мәдәният йорты фойесында бу көннәрдә укучыларның иҗади күргәзмәләре бара. Ул судомоделизм буенча Россия беренчелегенә уздырылган ярышларга карата оештырылган. Районыбыз мәктәпләреннән килгән әлеге иҗади эшләр арасында ниндиләре генә юк! Кул эшләре башкару техникасы, стиле, чималы буенча да төрле булуы белән игътибарны җәлеп итәрлек. Күргәзмәдәге су көймәләре, очкыч модельләре һәм...

Балык бистәсе Мәдәният йорты фойесында бу көннәрдә укучыларның иҗади күргәзмәләре бара. Ул судомоделизм буенча Россия беренчелегенә уздырылган ярышларга карата оештырылган. Районыбыз мәктәпләреннән килгән әлеге иҗади эшләр арасында ниндиләре генә юк! Кул эшләре башкару техникасы, стиле, чималы буенча да төрле булуы белән игътибарны җәлеп итәрлек.

Күргәзмәдәге су көймәләре, очкыч модельләре һәм башка иҗат эшләре укучыларның никадәр талантлы, мавыгучан икәнлеген раслый. Экспонатлар чын мәгънәсендә тамашачыда соклану тудыра. Ул бер яктан иҗат фантазиясенең байлыгын күрсәтсә, икенче яктан балалар күңелендәге хыялларның матурлыгын да ачып сала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев