Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Күптән түгел Балык бистәсе икенче мәктәбендә беренче сыйныф укучылары өчен “Көзге бал” үткәрелде [ФОТО]

Балалар һәм озын көн группасы педагогы Рәсимә Кәримуллина аңа бер ай алдан әзерләнә башладылар.

Шигырьләр, җырлар, биюләр өйрәнделәр. Һәм ниһаять бу көн килеп җитте. Балалар иртәдән матур киенеп килделәр мәктәпкә. Тамаша карарга ата- аналар, әби-бабайлар да җыелдылар. Редиска да , Бәрәңге дә, Кәбестә дә, хәтта доктор Айболитта килгән. Ә төп кунак Көз үзе. Балалар аңа багышлап шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар, биеделәр. Балалар төрле уеннарда да катнаштылар. Көз киткәндә балаларны әфлисуннар белән сыйлады. Бал дискотека белән төгәлләнде. Балаларрәхәтләнеп биеделәр, күңел ачтылар.

Алдагы көндә генә мәктәптә макулатура җыю булган иде. Мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары тантаналы рәвештә җиңүчеләрне бүләкләде.

Фотога Гөлназ Нуриева төшереп алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев