Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

“Коррупция” дип аталган чир

9 декабрь-"Коррупциягә каршы көрәш көне" дип игълан ителгән. Шул уңайдан 11 декабрь көнне районыбызның "Дельфин" спорт-сәламәтләндерү үзәгендә "Балык бистәсе районы коррупциядән азат территория" дип исемләнгән чара уздырылды. Аны яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм бүлеге оештырган иде. Ярышны бүлек җитәкчесе урынбасары Наталья Хәмидуллина алып барды.

"Коррупциягә дәүләт, бизнес, массакүләм мәгълүмат чаралары, халыкара һәм чит ил оешмалары каршы торырга тиеш. Ләкин шуны аңларга кирәк: коррупция белән көрәшү һәркемнең изге бурычы. Бүген без җәмгыятьтәге коррупция төрләрен караячакбыз һәм аларга каршы нинди чаралар кулланырга мөмкинлеге турында сөйләшәчәкбез. Бүгенге чара берничә команда арасындагы ярыш формасында үтәчәк",-диде ул чыгышында.
Ә укучыларның чыгышларын бәяләр өчен компетентлы жюри әгъзалары чакырылган иде. Алар: район башлыгы урынбасары Рөстәм Гыйльманов, район прокуроры Азат Хусаенов, район суды рәисе Вәкил Мөхәммәтгалиев, мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Садыйков һәм башкалар.
Ярышта өч команда: 1 нче гимназия, 2 нче мәктәп, яшьләр иҗат үзәге командалары көч сынашты.
8 этапка бүленгән бәйгедә командалар үзләренең тапкырлыкларын, зирәклекләрен, хокук фәнен, гомумән, законны яхшы белгәнлекләрен күрсәтергә тырыштылар. Иң беренче һәр команда үзенә исем һәм девиз уйлап табарга тиеш иде. 2 нче мәктәп "Чиновниклар", яшьләр иҗат үзәге "Самостоятельные дети", 1 нче гимназия "Убойная сила" исемнәрен алды.
Һәр бәйге кызыклы гына түгел, мәгънәле дә итеп уйланылган иде. Мәсәлән, балаларга шундый бирем бирелде: командадан бер кеше ришвәт бирүче, ә икенчесе я судья, я полиция, я мәгариф бүлеге җитәкчесе буларак ришвәтне кабул итүче яки аннан баш тартучы ролендә тамаша уйнап күрсәтергә тиешләр иде. Укучылар рольгә шул рәвешле кереп киттеләр ки, бөтен зал, жюри әгъзалары аларны тын да алмый күзәтте.
Шулай ук башка конкурсларга да балалар җитди карап, бөтен күңелләрен биреп катнаштылар. Билгеле бер очракта нинди коррупция төре тасвирлануын ачыклау, А3 форматындагы кәгазьдә реклама плакаты ясау, алып баручы яңгыраткан әйтемнәрнең антонимнарын эзләп, коррупция белән бәйле мәкаль, әйтемнәрне табу-барлык биремнәр дә нинди дә булса дәрес бирерлек, ныклап уйланылып төзелгән иде.
Азат Хусаенов укучылар өчен махсус бирем әзерләгән иде. Ул һәр командага: "Закон, тәртип бозулар вакытында нинди документлар белән эш итәләр?"-дигән сорау бирде. Алар документларның, актларның исемнәрен санап чыгарга тиешләр иде. Бу бәйгедә "Чиновниклар" командасы җиңеп чыкты һәм прокурорның махсус призы белән бүләкләнде. Ә гомуми ярышта "Чиновниклар" командасы-беренче, "Убойная сила" -икенче, "Самостоятельные дети" өченче урынга лаек булды.
Иң ахырда жюри әгъзалары укучылар алдында чыгыш ясап, ярыш турында үзләренең фикерләрен әйттеләр. Монда мактау сүзләре дә, бераз тәнкыйть тә яңгырады. Шулай ук алар балаларга коррупция очракларында нәрсә эшләргә кирәклеге турында киңәшләрен дә бирделәр. Ришвәт алучы җитәкчеләр генә түгел, ә ришвәт бирүче кеше дә җавапка тартылу турында искәрттеләр. Гомумән алганда, аларның барысы да әлеге чарадан канәгать калулары турында әйттеләр.
Сиринә Мөхәммәтҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X