Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Киләчәк алдында жаваплылык

23 августта районда укытучыларның традицион киңәшмәсе булып узды. Ул күп төрле кызыклы чараларга бай булды. Бу көнне мәктәпләр казанышлары, уңышлары белән таныштырдылар, укытучылар тәҗрибә уртаклаштылар.

Мәктәп ярминкәсе
Традиция буенча мәгариф хезмәткәрләренең форумы ярминкә белән башланып китте. Анда мәктәп яны участокларында үстерелгән яшелчә, җиләк-җимеш, хезмәт дәресләрендә укучылар кулы белән ясалган әйберләр тәкъд

им ителде. Аларны арзан бәядән сатып алырга да мөмкин иде. Күп кенә балыкбистәлеләр кышка җиләк-җимеш, яшелчә сатып алдылар. Бер генә мәктәп тә ярминкәдән читтә калмады. Һәр коллектив сәүдә палаткасын матурлап бизәргә тырышкан, оригиналь композиция ясаган. Ә кайберәүләр сатып алучыларны җырлар белән дә җәлеп иттеләр. Ярминкәдә крестьян-фермер хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре дә катнаштылар.
-Һәр елдагыча ярминкәгә Ямаш, Зур Мәшләк, Бәтке, Югары Тегермәнлек, Шомбыт, Котлы Бөкәш, Биектау мәктәпләре яхшы әзерлек белән килгәннәр,-диде район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Н. Шәйхетдинов.- Педагоглар һәм укучылар мәктәп яны участокларында яшелчәләрдән мул уңыш җыеп алдылар. Мәктәп ашханәләре кышка җитәрлек яшелчә белән тәэмин ителделәр. Ә үзләреннән артканны ярминкәдә саталар, күргәнегезчә, балыкбистәлеләр бик теләп кәбестә, кишер, суган, чөгендер, бал,тозланган, кайнатылган тәм-томнарны алалар.
Район башлыгы И. Валеев ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары А. Поминов, башка җитәкчеләр белән сәүдә рәтләрен карап чыктылар. Һәр палатка янында тукталып сатучылар белән сөйләштеләр. Һәркемнең күңеле күтәренке, бәйрәмчә иде. Делегация әгъзалары район мәгариф учреждениеләренең ярминкәгә әзерлеген югары бәяләделәр.
Мәктәп дәресләрдән соң
Быелгы август киңәшмәсенең темасы "Мәктәп дәресләрдән соң"дип аталды. Соңгы вакытта мәктәпнең дәресләрдән соң эшчәнлегенә, өстәмә белем учреждениеләренә зур игътибар бирелә. Баланың дәрестән соң вакытларын файдалы итеп оештыру, аның алдында иҗат дөньясын ачу бик мөһим мәсьәлә. Балалар иҗат үзәге, балалар сәнгать мәктәбе, балаларны сәламәтләндерү, белем бирү үзәге балаларның дәресләрдән соң нәрсә белән шөгыльләнүен сурәтләүче махсус стендлар әзерләгәннәр. Районда 1500гә якын бала төрле иҗат түгәрәкләренә, спорт секцияләренә йөриләр. Абруйлы делегация барлык павильоннар белән танышып чыкты. Алар балалар кулы белән ясалган әйберләрне кызыксынып карадылар, район мәгарифе, танылган якташлар, педагогик династияләр турында хикәяләр тыңладылар. Кунаклар бигрәк тә Олы Елга мәктәбе павильоны янында озакка тукталдылар. Бу очраклы гына түгел, чөнки алар балаларны агротехник юнәлешле программа буенча тәрбияләү һәм укытуга курс алдылар. Биредә традицион уку дисциплиналары белән беррәттән башлангыч һөнәри белем дә бирәләр.
Күргәзмә өстәлләрендә бәйләнгән, агачка уеп ясалган әйберләр, рәсемнәр дә күрергә мөмкин иде. Аларны карагач балаларыбызның талантлы булуына тагын бер кат инанасың.
Бәйрәмгә ямь өстәп
Ул арада район Мәдәният йорты каршындагы мәйданда бәйрәм тамашасы башланды. Танылган "Рапсодия" һәм "Кама йолдызчыклары" бию коллективлары үзләренең бию композицияләрен тәкъдим иттеләр. Аннары тамашачылар алдында беренче сыйныф укучылары әдәби монтаж белән чыгыш ясадылар.
Менә берничә ел инде районда "Мәктәпкә әзерләнергә булыш!" дип исемләнгән акция уздырыла.
Күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче беренче сыйныф укучыларына спонсорлар сумкалар һәм мәктәп кирәк-яраклары бүләк итәләр. Бу көнне район үзәге балаларына бүләкләрне район башлыгы И.Валеев, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары А.Поминов тапшырдылар. Даими спонсорларыбыз-депутатлар И.Богуславский һәм Д.Самаренкин өлкәнрәк яшьтәге балаларга да бүләкләр хәзерләгәннәр. 2-11 сыйныфларда укучы 100 бала шулай ук мәктәп кирәк-яраклары алачаклар. Киңәшмә эше башланыр алдыннан делегация Балык бистәсе гимназиясе оештырган заманча мәгълүмати-коммуникатив технологияләр күргәзмәсен карадылар. Әлеге гимназия базасында район укучылары һәм педагоглары заманча инновацион юнәлештә укулар узалар. Балалар кунакларга компьютерда эшләү күнекмәләрен күрсәттеләр. Сүз уңаеннан, бүгенге көндә районның барлык мәктәпләре дә компьютер техникасы белән тәэмин ителгән.
Белем бирүнең тулылыгы өчен "Мәктәптә дәрестән соң укытуның сыйфатын күтәрү ресурслары" дип исемләнгән доклад белән район мәгариф бүлеге начальнигы И.Садыйков чыкты. Фикер алышуларда Олы Елга мәктәбе директоры Н.Мингалиев, балалар сәнгать мәктәбе директоры Е.Фәсхетдинова, Шомбыт урта мәктәбенең география укытучысы Л.Моталлапова, балигъ булмаганнар эше инспекциясе инспекторы М.Новикова, район үзәк больницасының психиатр-наркологы Н.Зарипова катнаштылар.
Республикада мәгариф системасының үсеше, аның төп юнәлешләре турында ТР фән һәм мәгариф министры урынбасары А.Поминов сөйләде. Йомгаклау сүзе белән район башлыгы И.Валеев чыгыш ясады.
-Сез районның киләчәге өчен җаваплы,-диде ул. -Сезнең эш бик мәшәкатьле. Бердәм коллектив булган мәктәпләрдә уңышлар да бар. Балаларның бер генә минутлары да баш булмаска тиеш. Аларны һәрвакыт файдалы эшкә җәлеп итәргә кирәк. Моның өчен районда барлык шартлар да тудырылган. Яшь буынның нинди булып үсүе күп очракларда педагогларга бәйле.
Пленар утырыш йомгаклары буенча резолюция кабул ителде.
Аннары аеруча уңышларга ирешкән педагогларны бүләкләү тантанасы булды. Бу көнне дистәләгән укытучылар Почет грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Тиздән яңа уку елы башлана. Район педагогларына нәтиҗәле эшчәнлек, түземлек һәм сәламәтлек телибез.
Рәсемнәрдә: район башлыгы И. Валеевны Каз. Чаллы мәктәбе ярминкәсендә керәшеннәр ансамбле каршылады; котлыбөкәшлеләр сый-нигъмәтне мулдан алып килгән иделәр; мәгариф министры урынбасары А.Поминов бер төркем бүләкләнүче педагоглар янәшәсендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев