Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Кичә район үзәк балалар китапхәнәсендә беренче сыйныф укучыларына "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлекләрен" тапшырлдылар [ФОТО]

2014-2015 уку елында Татарстан Республикасы мәгариф учреждениеләренең беренче сыйныф укучылары өчен "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" дип аталган мәдәни-мәгариф проекты хакында газета укучыларыбызны таныштырган идек инде. Проект кысаларында беренче сыйныф укучылары һәм ата-аналар арасында өч номинациядә конкурс үткәрелә: "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" сайтыннан иң актив файдаланучы", "Беренче сыйныф укучысының...

12 ноябрьдә конкурсның беренче этабы ачылды. Әлеге уңайдан район үзәк балалар китапханәсендә Мәдәният дәресе үткәрелде. Чарага Балык бистәсе икенче мәктәбенең һәм гимназиянең беренче сыйныф укучылары чакырылды. Дәреснең максаты: балаларга үтемле итеп җөмһүриятебездәге мәдәни үзәкләр хакында сөйләү, конкурс шартлары белән таныштыру, китапханәгә язылу тәртипләрен аңлату һәм "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" тапшыру иде. Дәресне исә балалар китапханәсе хезмәткәре Татьяна Назарова алып барды. Ул экрандагы "Туган ягым Татарстан" слайд-презентациясе аша Казан шәһәрендәге кино-театр, музейлар, "Халык кәсепчелеге" һәм республикабызның тарихи урыннары белән таныштырды. Укучылар бергәләп "Күңелле узыш" маршрутында әлеге урыннарга сәяхәт кылдылар. Соңгы тукталыш, әлбәттә, балалар китапханәсе иде.

Мавыктыргыч, күңелле чарага кунакка әкият персонажы Убырлы карчык (китапханәче Наталья Курочкина) һәм Китаплар патшабикәсе (Любовь Вотякова) да килгән. Убырлы карчык балаларга үзенең серле табышмакларын алып килсә, Китаплар патшабикәсе исә укучыларны китаплар белән ничек сак эш итәргә, аны кадерләргә, яратырга кирәклеген аңлатты. Һәм укучыларны китапханәнең уку, күргәзмә заллары белән таныштырды.

Бу көннең һәр минуты укучылар күңелендә калырлык матурлыкта узды. Укучыларга "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" таратылды. Һәркайсы фотога төште. Тагын шунысын искәртеп үтү урынлы булыр, конкурс "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" порталын иң актив кулланучы беренче сыйныф укучысы" номинациясе буенча үткәрелә. Бу номинациянең йомгаклары конкурста катнашучы укучының Татарстан Ренспубликасындагы теләсә кайсы мәдәният учреждениесе фонындагы фотосын порталга куеп һәм анда җавап-бәяләмә калдырып керү исәбеннән ясала.

Җиңүчеләр исемлеге агымдагы елның 10 декабреннән дә соңга калмыйча, www. культурный дневник.рф, www.diary-culture.ru порталында урнаштырылачак. Һәм алар махсус призга--Казан шәһәрендә узачак республика Яңа ел чыршысы бәйрәменә чакыру алачаклар. Ә без исә, үз чиратыбызда, һәр укучыга да җиңүле уңышлар телибез.

Фәрвәз Каюмова.

Фото авторныкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев