Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Канат куеп безне очырдың

Ел саен Балык бистәсе гимназиясендә ветеран укытучылар, элекке укучыларны бергә җыйнап, күңелле очрашу оештыру матур бер традициягә әйләнде. 1 февраль көнне гимназия янәдән үзендә канат ярган укучыларны җыйды. Залның халык белән тулы булуы ук чыгарылышлыларның гимназияне онытмауларын күрсәтте. Бу укытучыларга хөрмәт тә, шул ук вакытта элеккеге сыйныфташларның бер-беренә булган ихтирамы...

Ел саен Балык бистәсе гимназиясендә ветеран укытучылар, элекке укучыларны бергә җыйнап, күңелле очрашу оештыру матур бер традициягә әйләнде. 1 февраль көнне гимназия янәдән үзендә канат ярган укучыларны җыйды.
Залның халык белән тулы булуы ук чыгарылышлыларның гимназияне онытмауларын күрсәтте. Бу укытучыларга хөрмәт тә, шул ук вакытта элеккеге сыйныфташларның бер-беренә булган ихтирамы да иде. Бәйрәм кичәсен директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Венера Җаббарова белән дәрестән тыш эшләрне оештыручы Светлана Шлыкова алып бардылар. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Садыйковның, гимназия директоры Данис Сатдиновның да укытучылар коллективына, очрашуга килгән кунакларга ихлас теләкләре яңгырады. Мәктәп укучылары исә матур концерт номерлары белән чыгыш ясадылар.
Очрашуда алынган тәэсирләр күп булды. Кичәнең тантаналы өлешеннән соң барыбыз да сыйныфларга таралыштык. Белем биргән укытучыларны, сыйныфташларны кабаттан күрү бер мәлгә мәктәптә укыган чакларга кайтарды. Без дә сыйныф җитәкчебез Тәнзилә Шәйхетдинованың әниләрчә кайгыртулы җылы карашында янәдән үсмер чакка әйләнеп кайттык. Барыбызның да тормышы белән хәбәрдар укытучыбыз уңышларыбызга сөенде, изге теләкләрен җиткерде. Әлеге истәлекле, матур очрашуны оештырган гимназия коллективына барыбыз да рәхмәтле иде бу көнне.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев