Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

21 август көнне район укытучыларының август киңәшмәсе ачыла

Соңгы елларда районыбыз мәгариф системасы коллективлары, укучылары, Рәсәй һәм республикакүләм төрле бәйгеләрдә әзләрен танытырга өлгерделәр.

Бүген сәнгать өлкәсендә "Рапсодия", "Камские звездочки" яшь талантларын, җөядән атучы мәргәннәребезне, олимпиада җиңүчеләрен, спортчыларны һәм судомодельчыларыбызны кемнәр генә сокланып күзәтми икән. Аларның уңышлары белән һәрдаим горурланып торабыз. Балык бистәсе иҗат үзәге каршында оештырылган судомодельчылар түгәрәгенә йөрүче егет-кызларыбыз да Рәсәй күләмендә үзләре белән хисаплашырга мәҗбүр итәләр. Аларның соңгы елларда яулаган берничә дистәләгән югары дәрәҗәле Дипломнары, күчмә кубоклары, медальләре моңа ачык мисал булып тора. Әлеге фоторәсемдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны бер төркем республикакүләм җиңүче судомодельчылар белән күрәсез. Алар арасында берничә тапкыр Бөтенрәсәй, республика призерлары Алгиз Гыйлемханов (икенче рәт, дүртенче) белән Станислав Мишин (икенче рәт, бишенче) да бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев