Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Имтиханны укытучылар бирде

Иҗади эшләүче укытучыларны ачыклау, аларның хезмәтен бәяләү, мәгарифне үстерүгә юнәлдерелгән уңай идеяләрне, тәҗрибәне тарату максатыннан "2014 нче ел укытучысы" конкурсының район этабы уздырылды. Муниципаль этапка районыбызның төрле мәктәпләреннән 24 укытучы тәкъдим ителгән иде. I турга, китерелгән материаллар нигезендә, хезмәтендә аеруча зур уңышларга ирешкән 12 укытучы сайлап алынды. 1нче гимназия базасында...

Иҗади эшләүче укытучыларны ачыклау, аларның хезмәтен бәяләү, мәгарифне үстерүгә юнәлдерелгән уңай идеяләрне, тәҗрибәне тарату максатыннан "2014 нче ел укытучысы" конкурсының район этабы уздырылды. Муниципаль этапка районыбызның төрле мәктәпләреннән 24 укытучы тәкъдим ителгән иде. I турга, китерелгән материаллар нигезендә, хезмәтендә аеруча зур уңышларга ирешкән 12 укытучы сайлап алынды. 1нче гимназия базасында үткән икенче турда шушы укытучылар үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәттеләр. Сайлап алынган 6 укытучы Балалар иҗат үзәгендә жюри әгъзаларына гына түгел, уку-укыту эшләре буенча директор урынбасарлары алдында да имтихан тотарга тиеш иделәр. Аларның һәрберсе 20 шәр минутлык мастер-класс күрсәтте.
Ниһаять, бүләкләү тантанасы башланды. Балык бистәсе 1нче гимназиясенең башлангыч сыйныф укытучысы Людмила Абрамова "2014 нче ел укытучысы" конкурсының муниципаль этабында җиңүче дип табылды. Олы Елга урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Эльвира Вәлиева һәм Күгәрчен урта мәктәбенең математика укытучысы Фәния Солтанова икенче һәм өченче урыннарны бүлештеләр. Фәния математика елында "Ел укытучысы" дигән мактаулы исемгә дә лаек булды. Котлы Бөкәш урта мәктәбенең математика укытучысы Гөлнур Юнысова, татар теле һәм әдәбияты укытучылары: Балык-бистәсе 2 нче урта мәктәбеннән Альвина Шиһапова һәм Юлсубино төп белем бирү мәктәбеннән Илзирә Кәримуллина лауреатлар булдылар.
Укытучылар Э.Галиуллина, М.Шәйхетдинова (Балык бистәсе 1нче гимназиясе), Ф.Васикова (Түбән Тегермәнлек), Л.Шәрипова (Шомырбаш), Р.Гайнетдинова (Шомбыт) дәресләренең дә методик яктан дөрес төзелгән, үзенчәлекле эш төрләрен үз эченә алган булуы билгеләп үтелде.
Конкурста катнашучыларның һәммәсенә район мәгариф бүлеге тарафыннан хәзерләнгән истәлекле бүләкләр, чәчәк бәйләмнәре, Мактау кәгазьләре тапшырылды.
Нурҗиһан Исмәгыйлова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев