Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Хыяллар ак җилкән...

Балык бистәсе гимназиясен тәмамлаучыларның өлгергәнлек аттестатын район Мәдәният йортында тапшыру соңгы елларда күркәм традициягә әйләнде. Әлеге тантана 28 июньдә янәдән үз матурлыгы белән сәхнәгә күтәрелде.

Мәктәптә уздырылган соңгы кыңгырау бәйрәменнән соң бер ай вакыт мәшәкатьләре, борчулары белән үтеп тә китте. Дәүләт имтиханнарын тапшыру, аның нәтиҗәләрен көткән сәгатьләр инде артта калды. Тормышның тәүге сынавын уңышлы узган укучыларның йөзе бүген шатлыктан балкый. Укучыларны сәхнәгә чакырып өлгергәнлек аттестатын тапшырган гимназия директоры Данис Сатдинов үзе дә дулкынлануын яшермәде.
- Бу минем гимназия директоры буларак, беренче чыгарылышым, беренче шатлыкларым. Өлгергәнлек аттестаты алу сезгә зур җаваплылык өсти. Тормышта үз юлыгызны дөрес тапсагыз иде, хыялларыгыз чынга ашсын,-диде ул укучыларга изге теләкләрен җиткереп.
Бик күпләр гимназияне 4-5 билгеләренә генә тәмамлаганнар. Алинә Мәннанова, Айсинә Сафиуллина, Алисә Шакированың укудагы тырышлыгы алтын медальләр белән бәяләнсә, Резедә Гыйлемҗанова, Айгөл Хашимова исә көмеш медальләргә ия булдылар. Бу әлбәттә, беренче чиратта, укытучылар коллективының да зур уңышы, укытудагы югары күрсәткече.
Укучыларны, укытучыларны, әти-әниләрне әлеге күркәм бәйрәм белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рашат Хәбибуллин да килгән иде. Ул укучыларны тормыш сынаулары алдында сыгылмаска, белем биргән мәктәпләрен, укытучыларын һәм сыйныфташларын онытмаска, мәктәп данына тап төшермәскә өндәде.
-Районыбызны икътисадый, социаль, мәдәни яктан үстерерлек яшь, энергияле кешеләр кирәк. Без сезне көтәбез. Алдыгызга куйган максатларның үтәлүен телим,-диде ул.
Сыйныф җитәкчеләре буларак укучыларның һәр шатлык-борчуын йөрәге аша уздырган, аларны кайгыртып яшәгән Тәнзилә Шәйхетдинова, Ирина Казаринаның сүзләре дә әниләрчә кайгыртулы иде. "Иң элек әйләнә-тирәдәгеләрне, үз-үзегезне хөрмәт итәргә өйрәнегез, кешеләрне яратыгыз, әти-әниләрегезнең кадерен белегез. Шул вакытта тормышта да теләгәннәрегезгә ирешерсез, яшәү дә җиңелрәк булыр",-дип укучыларга үз хәер-фатыйхаларын бирде алар. Алтын йөрәктән чыккан алтын сүзләрне залдагылар да дәррәү алкышлады.
Моңсу да, шатлыклы да кичәнең дәвамы булып сәхнәдән укучыларның җырлары, шигъри юллары яңгырый. Концерт программасын хәзерләүдә җан атып йөргән гимназия директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Венера Җаббарова, ялкынлы яшьлек энергиясе белән оештыру эшләрен алып барган Гөлназ Вәлиева үзләре дә укучыларның һәр сулышына торырдай булып дулкынланалар.
Соңыннан бәйрәм кичәсе мәктәптә, чыгарылыш балында дәвам итте. 11 ел буе икенче туган йортларына әверелгән гимназиядә янәдән бергәләп күңел ачты укучылар. Таңны исә Чулман дулкыннары янәшәсендә каршыладылар. Бу аларның мәктәп белән, балачак белән хушлашуы да иде.
...Гамьсез, ваемсыз елларны артта калдырып гомер сукмагына яшьлек атлый. Кулларына өлгергәнлек аттестаты алган, сөенечтән йөзләре кояштай балкыган егет һәм кызларның әле бар киләчәге дә алда. Аларга карап күңел сөенә һәм әти-әниләрнең, укытучыларның йөрәгендәге иң якты, изге теләкләре янәдән кабатлана: килер көннәрегезгә ак бәхетләр, уңышлар, хыялларыгызга ак канатлар, сезгә, балалар!
Рәсемдә: чыгарылыш укучылары сәхнәдә.



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: выпуск2012