Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Хезмәттә табылган бәхет

Кечкенә Люция юрган астыннан шуып кына чыкты да, күзләрен уа-уа өстәл лампасы яктысында дәфтәр тикшереп утырган әнисе янына килде. -Әни, нишләп утырасың син? -Дәфтәр тикшерәм кызым, укытучының эше шул инде. -Укытучы кем соң ул, әни? -Малай-кызларны укырга, язарга, тәртипле булырга өйрәтүче кызым. -Мин дә үскәч синең кебек укытучы булырмын, яме...

Кечкенә Люция юрган астыннан шуып кына чыкты да, күзләрен уа-уа өстәл лампасы яктысында дәфтәр тикшереп утырган әнисе янына килде.
-Әни, нишләп утырасың син?
-Дәфтәр тикшерәм кызым, укытучының эше шул инде.
-Укытучы кем соң ул, әни?
-Малай-кызларны укырга, язарга, тәртипле булырга өйрәтүче кызым.
-Мин дә үскәч синең кебек укытучы булырмын, яме әнием.
Бу сүзләрне әйткәндә әнисе кочагына кереп сыенган Люциянең күзләре йомыла башлаган иде инде.
-Булырсың кызым, булырсың,-ди сөйләнде Галина ханым бәләкәен урынына илтеп салганда. Бу мизгелне әнисе сөйләгәннәрдән генә белә инде Люция.
Әлмәт районы, Түбән Мактама авылы мәктәбенең 7 нче сыйныфында укып йөргән чагы. Әнисе Галинага башлангыч сыйныф укытучысы булса да алтыларда озын көн группасын алып баруны йөкләгәннәр. Балалар математикадан бер мәсьәләне чишә алмый интегәләр генә бит. Шулчак әнисе янына килгән Люция такта янына чыга да шактый кыен мәсьәләне җиңел генә чишеп аңлатып бирә. "Чыннан да укытучы булырсың ахыры син",-ди әнисе сокланып.
Математика укытучысы Роза Сарышевага охшарга тырышуы да укытучы һөнәрен сайларга этәргеч була инде.
-Бөтен мәктәп белән ярата идек без аны. Роза апа бик күбебезне мавыктыргыч саннар дөньясына алып керде, -дип искә ала Люция ханым.
Әти-әнисенең "Әлмәттә генә берәр җирдә укырга керәсеңме әллә", дип үгетләүләренә, ай-вайларына карамастан, автобуска утыра да Казан тарафларына китә Люциябез. Ярты көн адашып йөрсә-йөри Казандагы туганнарын барып таба. Математиканы су урынына эчкән кызга Казан дәүләт педагогия институтына керү әллә ни авыр булмый инде. Студент елларында фәнгә генә ябышып ятмый Люция. Спорт белән ныклап шөгыльләнә. Чаңгы, йөгерү ярышларында катнаша. Туризм буенча беренче разряд алуга ирешә. Ориентлашу ярышларында катнашып Казан тирәсендәге урманнарда аркылыга-буйга йөри.
Ә язмышының Балык бистәсенә бәйләнүе көтелмәгәндә килеп чыга инде. Бергә укыган иптәш кызы Балык бистәсенә туйга чакыра үзен. Мәҗлес вакытында бер егет күзен дә алмый бит Люциядән. Иптәш кызының абыйсы Илдус булып чыга ул. Туйдан соң Чулман буйларын бергәләп әйләнәләр яшьләр. "Бигрәкләр дә матур икән табигатьләре, эх шунда яшәсәң иде", дигән уй йөгереп үтә кызның башыннан. Ул вакытта язмышның Балык бистәсенә бәйләнәсен уена да китерми әле. Ә Илдус башкачарак уйлаган икән шул. Туйдан соң атна ун көн дә үтми Әлмәткә килеп җитә егет. Бер ай дигәндә Люциясен Балык бистәсенә алып кайтып та китә. Люциянең хезмәт юлы СПТУ-17 дә башлана. Ун ел математика укыта ул биредә. "Училищеның ул вакыттагы директоры Александр Писарев җитәкчелегендә зур тормыш мәктәбе уздым",-ди Люция ханым. Әмма укытучы буларак хезмәтеннән канәгатьлек таба алмый ул. Яшерен-батырын түгел, училищега мәктәптә укымаган яки укырга теләмәгән балалар килә иде бит. Ә математика эзлеклелекне ярата торган фән. Люциянең балаларны башлангыч сыйныфтан соң ук алып, кем әйтмешли, чиста биттән математика укытасы килә. Балык бистәсе 2 нче мәктәбендә ачылганнан бирле эшли ул. Бу коллективка эләгүе белән үзен бик бәхетле саный. Укучыларының кечкенә генә уңышларына да куанып эшли-эшли 20 ел узып та киткән.
Гаилә учагын да сүндерми, сүрелдерми саклый белә торган хатыннардан ул. Кайнанасы Зәкияне дә үз анасыдай хөрмәт итеп яши. Балаларына да яхшы тәрбия, ныклы белем биргәннәр Кәримуллиннар. Лилияләре Казан дәүләт педагогия университетының математика-информатика факультетын бетереп Казан шәһәрендәге бер банкта эшли. Уллары Илшат мәдәният институтын тәмамлады. Хәзер район газетасында хезмәт куя. Күптән түгел шатлык өстенә шатлык өстәп дигәндәй Илшат белән киленнәре Эльвираның кызлары туды. Хәзер оныклары Замирәне сөяләр.
Бу көннәрдә Люция Шакирҗан кызы өчен икеләтә бәйрәм. Хезмәттәшләре, укучылары, туганнары, дуслары күркәм юбилее һәм укытучылар көне белән котлыйлар үзен. Хезмәтендә уңышлар, нык сәламәтлек, гаилә бәхете телиләр.

Рәсемдә: Люция Кәримуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев