Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Гаилә җылысын–сәхнә аша

Халыкара гаилә көне 1993 елдан билгеләп үтелә. Ул инде бүген меңләгән гаиләнең яраткан бәйрәменә әверелде. Чөнки ничәмә-ничә гасырлар үтсә дә, гаилә кыйммәтләре кешеләр өчен һәрвакыт иң мөһим төшенчә булып кала бирә.Үз йортында бәхетле булган кеше генә, чын мәгънәсендә бәхетле. Кеше яшәешенең асылын шушы гап-гади сүзләр ача да сала. Гаилә бәйрәме...

Халыкара гаилә көне 1993 елдан билгеләп үтелә. Ул инде бүген меңләгән гаиләнең яраткан бәйрәменә әверелде.
Чөнки ничәмә-ничә гасырлар үтсә дә, гаилә кыйммәтләре кешеләр өчен һәрвакыт иң мөһим төшенчә булып кала бирә.Үз йортында бәхетле булган кеше генә, чын мәгънәсендә бәхетле. Кеше яшәешенең асылын шушы гап-гади сүзләр ача да сала. Гаилә бәйрәме дә бәхетле булуның һәм үзара аңлашып яшәүнең кыйммәтен тагын бер мәртәбә искәртү өчен уздырыла.
Районыбызда матур гаиләләр бик күп булса да, кызганыч, гаиләләрнең барысы да аякларында нык басып тормыйлар әле. Шуңа күрә дә бүгенге көндә аның ролен һәм әһәмиятен күтәрү, кыйммәтләрен яклау беренче планга чыга. Барлык дәүләт структураларының һәм бигрәк тә социаль яклау органнарының эше нәкъ менә шуңа юнәлтелә. Бу матди планда гына түгел, рухи планда да шулай. Инде икенче ел районыбызның социаль яклау бүлеге гаилә көнендә кешеләргә күңел күтәренкелеге, җылы өләшә.
Быел да алар, нәкъ узган елдагы кебек, Түбән Тегермәнлек авылы клубы сәхнәсендә җырлы-уенлы тамаша оештырдылар. Кичәне социаль педагоглар Лилия Кәримуллина белән Сиринә Зиннәтова алып барды. Марсель Җәләлов, Айсылу Габдрахманова, Фәния Газизова, Рәис Хәлиуллин, Лилия Кәримуллина моңлы тавышлары белән халыкның күңеленә үтеп керде. Ә Ильвина һәм Илсур Каримовлар, Ибраһим Зиннуров үзләренең җырларын гитарада уйнап башкардылар.
Чараның шигырьләр һәм җырлардан гына тормыйча, уен-ярыш белән үрелеп баруы аңа тагын да җанлылык өстәде. Айдар Әлмиев, Нурания Җәббарова, Фәридә Гатауллина, Илсур Кәримов, Илфак Мөхәммәтҗанов, Фирдания Исламова, Ибраһим Зиннуров, Рәмзия Шәймәрданова ике командага бүленеп, "Балалар бакчасы" тамашасы күрсәттеләр. Алар шигырь юллары буенча хәрәкәтләр ясадылар, төрле уеннар уйнадылар, кәгазь битенә төсле кәгазьдән рәсемнәр ясап ябыштырдылар, "Шалкан" әкиятен куйдылар. Катнашучылар шулкадәр бирелеп, рольгә кереп уйнадылар ки, көлү тавышларыннан зал шау-гөр килде. Командаларның берсен алып, берсен куя торган түгел иде. Шуңы күрә әлеге ярышта дуслык җиңде.
Бәйрәм-тамаша ахырында социаль яклау бүлеге җитәкчесе Айгөл Вафина үзеннең әлеге кичәдән, катнашучы һәм алкышларга күмеп көч биреп торучы тамашачылардан бик канәгать калуын әйтте.
"Биредә халык бик кунакчыл, шаян. Кичә барышында инде үземне сезнең белән бер гаилә итеп тоя башладым. Шушы зур бәйрәм белән барыгызны да чын күңелемнән тәбрик итәм",-диде ул.
Сиринә Мөхәммәтҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X