Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Гаилә тәрбиясе канында, җанында...

Бала иң яхшы тәрбияне гаиләдә ала дип хак әйтә халык. Гөлсинә Сәлахиева да әти-әниләреннән иң асыл сыйфатларны үзенә мирас иткән. Менә шулар аңа бүген сөенеч, хезмәт уңышлары алып килә.

Әнисе Разыя апаның кешеләргә шәфкатьле бул, изгелекләр кылырга тырыш дигән сүзләрне Гөлсинә гомере буена тормыш дивизына әйләндерде. Бик кечкенәдән ул авылда ялгыз карчыкларга хуҗалык эшләрендә булышты, су китерү, бакча эшендә ярдәм итте. Туган авылы Тәб.Чаллы мәктәбен тәмамлап Котлы Бөкәштә урта белем алганда да изге гамәлләрен туктатмады. Иптәшләре белән кулына аттестат алгач шәһәргә юл тотты ул. Киләчәк тормышы өчен кирәкле һәм үзвакытында популяр булган тегүче һөнәрен үзләштерде. Уку йортын уңышлы тәмамлагач аны "Спартак" аяк киемнәре тегү берләшмәсенә эшкә билгелиләр. Әмма шәһәр тормышына ияләшеп китә алмый кыз, туган ягына әйләнеп кайта. Ә бу вакытларда Котлы Бөкәштә аяк киемнәре тегү фабрикасының филиалы ачыла. Аны бик теләп эшкә кабул итәләр. Үз хезмәтен төгәл, пөхтә башкара. Яшь хезмәткәрләрне дә үз эше серләренә өйрәтә. Дистә елдан артык биредә хезмәт куйгач, аны авылдашы Гөлнур апасы Низамова үзе янына дәүләт иминияте участогына эшкә чакыра. Кулыннан килгәнчә яңа эш алымнарына өйрәтә. Остазы сүзен тыңлап Гөлсинә авылдашлары белән әңгәмә корырга, документларны төгәл тутырырга өйрәнә. Биредә инспектор, аннары бухгалтер хезмәтен башкарганда да Гөлнур апасы аны үз ярдәменнән ташламый. Киңәшләрен бирә, катлаулы мәсьәләләрне хәл итүдә булыша. Ә беренче эш көнен ул әле дә яхшы хәтерли. Карлы-буранлы кыш көне иртәдән күрше Сатлыган авылына юл тота. Авыл кешеләре белән очрашып тормыш хәлләре турында фикерләшеп иминият документлары тутырган арада кич җитә. Менә шушы кыска кышкы юлда да ул бик озак адашып өенә кайтып егыла. Кече яшьтән үк кыенлыкларны үз көче белән җиңә белүе, үҗәтлеге авылдашларыннан рәхмәт сүзләре ишетү күңел төшенкелегеннән коткарып кала. Ә изгелекләрне үз хезмәте дәверендә байтак кыла. 25 еллык хезмәт юлында нинди генә вакыйгалар булмый аның. Шунысы сөенечле, авылдашлары аның изгелеген онытмый. Һәр очраганда хәтерләрен яңартып рәхмәт белдерәләр.
-Бу тормышта үзеңнең кирәкле кеше булуыңны тоеп яшәве кыйммәтле,-ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев