Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Гаилә корырга һәм сакларга өйрәнәбез

Россиянең төрле төбәкләрендә мәктәп программасына " Җенеси тәрбия" предметын кертү турында фикер алышулар гына бара әле. Ә Татарстан педагоглары аңа альтернатива таптылар инде. Бу уку елыннан "Гаилә фәне" (Семьеведение) кертелә башлады. Яңа дәрес нәрсәгә кирәк соң? Анда нәрсә өйрәнәләр? Аңлатма бирүен сорап Балык бистәсе икенче мәктәбе психологы Әлфия Мөхәммәтҗановага мөрәҗәгать...

-Яңа уку елыннан безнең мәктәптә дә математика, рус теле, тарих белән бер рәттән "Гаилә фәне" кертелә башлады. Бу яңа предмет балаларга бик кирәк дип саныйбыз Ул яшьләргә киләчәктә гаилә коруга җитди карарга, аның турында кайгыртырга ярдәм итәчәк. Һәркем бәхетле булырга омтыла. Кеше исә беренче чиратта гаиләдә генә бәхетле була ала.
Кызганычка каршы, статистика буенча һәр икенче пар биш ел эчендә таркала. Шуңа да мәктәп елларында ук өлкән сыйныф укучыларына гаиләгә җитди караш тәрбияләү мөһим. Замана яшьләренең гаиләгә карашы төрле: берәүләр үзара хөрмәткә, мәхәббәткә корылган гаилә турында хыялланалар, икенчеләр гаиләле булып та, ирекле тормыш алып барырга мөмкин дип саныйлар.
Бу язманы газетабыздан укый аласыз.
Фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев