Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

«Форпост» активистлары җәмәгать тәртибен саклау буенча X Слетында булып кайттылар

Ел ахырында Казанның "Ак барс" яшьләр үзәгендә җәмәгать тәртибен саклау буенча "Форпост" яшьләр (студентлар) берләшмәләренең X Слеты булып узды. Ул 2015 ел йомгакларына багышланды.

Киңәшмәгә республика яшьләр хокук тәртибе хәрәкәтенең 500 дән артык активисты җыелган иде. Слетта безнең район делегациясе дә катнашты. Алар арасында Балык бистәсе 2 мәктәбенең 11 сыйныф укучысы, «Форпост» отряды активисты Адель Бәдретдинов та бар иде.
-Балык бистәсе районы «Форпост» үзәге башкаларга үрнәк итеп куярлык берләшмәләрнең берсе,- дип билгеләп үтте яшьләр сәясәте һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин.
Ел йомгаклары буенча иң яхшы берләшмәләргә һәм хезмәткәрләргә Татарстан Республикасының ведомство бүләкләре тапшырылды. Район яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Мансур Мәннанов, җәмәгать тәртибен саклау буенча "Форпост" яшьләр берләшмәләре үзәге директоры Евгений Ненастьев Татарстан Республикасы яшьләр эше,спорт министрлыгының Мактау Грамотасына лаек булдылар.
Олы Елга мәктәбенең тормыш куркынычсызлыгы нигезләре һәм физкультура укытучысы Наил Нәбиуллин Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының, Балык бистәсе 2 мәктәбенең тормыш куркынычсызлыгы нигезләре һәм физкультура укытучысы Рөстәм Гобәйдуллин Татарстан Республикасы Прокуратурасының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Полициянең участок уполномоченныйлары начальнигы Ленар Хәбибуллинга «Форпост» республика үзәгенең Грамотасы тапшырылды.
Илгиз Шакирҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яшьләр җәмәгать