Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

«Ел укытучысы-2012»

Республикабызның "Мәгариф" милли проекты кысаларына нигезләнеп үткәрелә торган "Ел укытучысы" конкурсы педагогларның иҗади эшчәнлеген үстерүгә һәм инновацион технологияләр белән эшләүне киңрәк яктыртуга юнәлтелгән.

Педагогларның иҗади потенциалын ачу, аларның профессиональ осталыгын камилләштерү һәм тәҗрибә уртаклашуны максат итеп алган әлеге конкурс районыбызда 10 февральдә үтте.
Мәктәпләрне, педагогик коллективларның эшчәнлеген һәрдаим күз уңында тоткан район мәгариф бүлеге башлыгы Илсур Мансур улы Садыйков бәйге ачылышында конкурсантларга үзенең хәер-фатыйхасын бирде, уңышлар теләде.
- Бу конкурс педагогик хезмәткәрләрнең белем бирү өлкәсендә ачылмаган мөмкинлекләрен дә барлау. Финалга килүчеләр иң лаеклылар, көчлеләр. Шуңа күрә һәркайсыгызга да уңышлар, шатлыклар юлдаш булсын, - диде ул.
Бәйге иң элек мәктәпләрдә, аннан Котлы Бөкәш зонасында уздырылган. Анда катнашкан 16 укытучы арасыннан иң-иңнәре шактый ураулы юллар аша сыналып шушы конкурска килгәннәр. Финалга Балык бистәсе гимназиясеннән рус теле укытучысы Лариса Крюкова, инглиз теле укытучысы Гүзәл Хәйретдинова, география укытучысы Людмила Хәбибуллина, башлангыч сыйныф укытучысы Идалия Минневәлиева, Шомбыт мәктәбенең география укытучысы Лилия Моталлапова, Олы Кульга мәктәбенең инглиз теле укытучысы Илзирә Кадыйрова, Каз. Чаллы мәктәбенең математика укытучысы Петр Степанов узды. "Мастер-класс"та алар үзләренең киң аудитория белән үзара элемтә урнаштырудагы осталыкларын күрсәттеләр, ә "Сыйныф сәгате"ндә укучылар белән алар өчен мөһим булган мәсьәләләрне импровизация рәвешендә фикерләделәр. Гадел, мәртәбәле жюри исә һәр эшне энә күзеннән үткәрде.
Укытучы һәрдаим белемен күтәрү өстендә эшли, бу аның дәресләрендә дә ачык чагыла. Заман белән бергә атлап, инновацион технологияләрне кулланып эшләү үзенең уңай нәтиҗәләрен дә бирми калмый әлбәттә. Мәктәпләрдә уздырылган ачык дәресләр, фән олимпиадалары, бәйгеләрдә укучы үзенең үзләштергән белемен ныгыта, чарлый. Укытучының да маңгай тире түгеп куйган хезмәте бәяләнә анда. "Ел укытучысы" конкурсына килгән мөгаллимнәрнең дә һәркайсы укыту өлкәсендә шактый тәҗрибә туплаганнар.
Әлбәттә, һәр конкурсның җиңүчесе була. Аны билгеләү жюрига шактый кыен булса да, куелган баллның өстенлеге Шомбыт мәктәбе укытучысы Лилия Моталлаповада иде. Икенче урынга гимназиядән Лариса Крюкова, ә махсус призларга Гүзәл Хәйретдинова белән Каз. Чаллыдан Петр Степанов лаек булды.
Конкурста катнашучыларга, җиңүчеләргә район мәгариф бүлегенең Мактау грамоталары, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Бу көнне һәркем үз алдына куйган максатына иреште дисәм ялгыш булмас. Чөнки бәйгедә тамашачы буларак катнашкан яшь укытучыларга да үзләренә алырлык матур эш үрнәкләре күп иде. Мөгаллимнәребезнең куйган хезмәтенә, конкурста алган бәяләмәләренә, тырышлыкларына "Афәрин!" диясе һәм киләчәктә дә олы уңышлар телисе килә.

Рәсемдә: конкурс җиңүче Лилия Моталлапова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев