Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Дистәләгән дәрәҗәле дипломнар безнеке булды

Районда өч өстәмә белем бирү учреждениеләре эшли. 2013-2014 уку елында аларда 2230 бала шөгыльләнде.

Өстәмә белем бирү учреждениеләрендә шөгыльләнүче укучылар Анапа шәһәрендәге "Смена" лагерына техник юнәлештәге 15 юллама алуга ирештеләр. Район мәгариф системасында укучы балалар һәм яшьләрнең ялын оештыру буенча күп төрле программалар эшләде. "Кама йолдызчыклары", "Рапсодия" коллективлары төрле хореографик конкурсларда катнашып призлы урыннар яуладылар. 22 Диплом гына алып кайттылар! Тагын 23 укучыбыз зона республика һәм Бөтенрәсәй конкурслары дипломантлары булдылар. Төрле дәрәҗәдәге конкурсларда 120 укучы катнашты.

Балалар сәнгать мәктәбе коллективы даими иҗади эзләнү белән яши. Алар балаларга сәнгать-эстетик тәрбия бирүдә, аларның һөнәри осталыкларын үстерүдә нәтиҗәле эшлиләр.

Шулай ук "Геройлар эзе буенча" истәлек маршы да районда югары патриотик дәрәҗәдә үтте. Алар хәбәрсез югалган булып исәпләнгән хәрбиләрнең 39 гаиләсен эзләп таптылар.

"Истәлек" балалар берләшмәсендә тәрбияләнүче һәм мәктәп укучылары Бөтенрәсәй, республика район конкурсларында катнашып Дипломнар, Мактау кәгазьләре, сертификатлар алдылар. "Ватан сагында" конкурсында-23 укучы, "Ветеран оныклары Җиңү рәсемен ясый" конкурсында-19, "Ясарга яратам" да-6 укучы җиңү яулады.

Балалар спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр республика беренчелегенә үткән ярышларда 27 призлы урынны алдылар. Җәйге чорларда да алар спорт белән шөгыльләнеп сәламәтлекләрен ныгыту һәм мәктәп яны хезмәт лагерьларында булышуларын дәвам иттерделәр. Елның-елында социаль яктан куркыныч булган, караучылары булмаган балаларны барлау һәм профилактик эш үткәрү план нигезендә алып барыла. Бу эшләр киләчәктә дә шулай дәвам иттереләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев