Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Чыгабыз олы юлга….

Мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләрдә чыгарылыш кичәләре бара. Узган атна ахырында район үзәгендәге "Березка" балалар бакчасында да шул уңайдан тантаналы кичә булып узды.

"Березка" балалар бакчасына аяк атлауга күңел бер мәл үткәннәргә кайта. Дистәләрчә еллар эчендә бик күп нәниләрне тәрбияләгән, мәктәп бусагасына хәер-фатыйха биргән изге йорт бу. Үзләре бирегә йөргән, балаларын йөрткән, инде бүген оныкларын да шушы бакчадагы ышанычлы кулларга тапшырган өлкәннәр районыбызда бик күп. Барысы да бер сукмактан атлаган, таныш юллардан узган. Бәйрәм тантанасына җыелган әти-әниләрне күзләгәндә шундый уйлар йөгерә. Йөрәк җимешләренең һәр сүзен күңеле аша үткәргән, сабыйларының үзләренә төбәлгән карашларын тоеп шатлыклы елмайган анадан да бәхетле кем бар икән бу дөньяда?!
Ә сөенечле, моңсу мизгелләр күп булды чыгарылыш кичәсендә. Балаларның осталыклары, белемнәре, талантлары ул көнне өр-яңадан ачылды. Сәнгатьле шигырь сөйләүләре, килешле итеп вальс әйләнүләре дә соклангыч иде. Шакмаклардан сүзләр тезү, саннар буенча әйтелгән табышмакларга җавап табу исә аларның бакчада ныклы хәзерлек алуларын янә бер кат күрсәтте. Кичәне мавыктыргыч итеп уздыруда тәрбияче-методистлар Ләйсән Павлова, Фәридә Закирова, Елена Прохорова, Татьяна Михотова зур тырышлык куйганнар. Музыкаль җитәкче Анна Пигалева, татар теленә өйрәтүче тәрбияче-методистлар Әнисә Зарипова белән Лилия Хамматовага, хәзерлек группасы тәрбиячеләре Миләүшә Гыйниятова, Гөлнара Сабирова, кече тәрбияче Гүзәлия Садыйковага, шәфкать туташы Рәмзия Фатыйховага, тәмле ашлар белән сыйлаган пешекчеләргә әти-әниләрнең рәхмәтләре чиксез иде бу минутларда.
-Бүген без 24 баланы тормышның янә бер югары баскычына күтәрәбез-мәктәпкә озатабыз,-диде кичәнең йомгаклау өлешендә бакча мөдире Розалия Габитова. -Һәр бала безнең өчен кадерле, газиз, аларның һәр хәрәкәтен без инде күңелебезгә сеңдердек. Алардан да акыллы, алардан да матур беркем юк. Шуңа күрә бүген безгә аеруча моңсу. Әмма без киләчәктә алар белән горурланырбыз әле. Аларның уңышларына да бергәләп сөенербез.
Әлеге изге теләкләр һәр әти-әни күңеленнән әйтелде кебек. Бүләк ителгән истәлек альбомын һәм татлы шоколадны кулларына тоткан чыгарылыш балалары бакча белән хушлашып олы юлга чыктылар. Йөрәк түрендәге сүзләр исә бергә кушылды: ак юл сезгә, балалар! Тылсымлы белем дөньясы сезне көтә!
Рәсемдә: бәйрәм мизгеле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев