Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Быел Балык бистә районында 16 укучыга алтын медаль тапшырылган

Узган атна ахырында мәктәпләрдә чыгарылыш кичәләре булып узды. Шау-шулы мәктәп еллары, укучыларны, әти-әниләрне йокысыз калдырган имтиханнар, ниһаять, артта калды.

Быелгы уку елы чыгарылышлар өчен нинди нәтиҗәләр белән тәмамланган соң? Шул турыда белергә теләп, район мәгариф бүлеге җитәкчесенең уку-укыту эшләре буенча урынбасары Резидә Җәләловага шалтыраттык.

-Узган ел белән чагыштырганда нәтиҗәләр сөенечле,-диде ул.
-Быел унберенче сыйныфны тәмамлаган 165 укучы кулларына аттестат алды. Шушы көннәрдә өстәмә имтихан тапшырган ике укучыга да аттестат килер дип көтәбез. Укуда аеруча зур уңышларга ирешкән 16 укучыга алтын медаль тапшырылды. Һәм шулар арасыннан тагын ике укучы-Балык бистәсе гимназиясеннән Регина Миннегалиева белән Югары Тегермәнлек мәктәбеннән Марат Габдриев республика медаленә дә лаек булдылар. Бусы инде мәктәпне бик яхшы билгеләренә тәмамлаган һәм бердәм дәүләт имтиханнарын 75 һәм аннан да югарырак баллга тапшырган очракта бирелә торган бүләк.
-Кайсы мәктәпләрдә медаль алучы укучылар саны күбрәк булды?
-Аерым алганда, Балык бистәсе гимназиясе белән Балык бистәсе икенче мәктәбеннән өчәр укучы, Масловка, Югары Тегермәнлек, Яңа Арыш, Шомбыттан-икешәр, Күки, Күгәрчен мәктәпләреннән берәр укучы алтын медальгә дәгъва кылдылар. Аларның өмет-ышанычлары аклануы, әлбәттә, барыбыз өчен дә зур шатлык иде.
Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз.
Фәрвәз Каюмова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Быел Балык бистә районында 16 укучыга алтын медаль тапшырылган