Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Бәлкем әле унберенче Героебыз да булыр?...

Күптән түгел генә "Российская газета"сы редакциясеннән район башлыгы Илһам Валеев исеменә якташыбыз Петр Иванович Савинов хакында хат килеп төште. Анда 1919 елда туган, танк ротасы командиры, Балык бистәсе район хәрби комиссариатыннан фронтка чакырылган (кызганычка каршы башка мәгълүматлар юк) П.Савиновның батырлыгы һәм Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителүе турында языла. Әмма,...

Күптән түгел генә "Российская газета"сы редакциясеннән район башлыгы Илһам Валеев исеменә якташыбыз Петр Иванович Савинов хакында хат килеп төште. Анда 1919 елда туган, танк ротасы командиры, Балык бистәсе район хәрби комиссариатыннан фронтка чакырылган (кызганычка каршы башка мәгълүматлар юк) П.Савиновның батырлыгы һәм Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителүе турында языла. Әмма, илебезнең югары бүләге әлегә чаклы кәгазьдә генә яшәп килгән.


Мактау кәгазеннән түбәндәге юлларга күз салыйк: "...Өлкән лейтенант П.И.Савинов 1943 елның 5-15 ноябренә кадәр Киевны азат итү сугышларында аеруча батырлык үрнәкләре күрсәтте. Танк ротасы белән командалык итүдә булдыклылыгын раслады һәм танкларның удар көчен дөрес файдаланды. 69 нчы механикалаштырылган бригаданың алгы сафында булып төп көчләрнең уңышлы хәрәкәтен тәэмин итте. Дошманны куа барып аның 5 станоклы һәм 8 кул пулеметын, 2 пушкасын, 2 ротага якын пехотасын юк итеп дошманның чигенү юлын ябып куя алды.


Червона авылы өчен сугышларда Савинов үзенең тәвәккәл гамәлләре белән дошманга алгы яктан көтелмәгән удар ясап гренадер полкының штабын һәм артиллерия броннедивизионын тар-мар итүдә үзеннән саллы өлеш кертте. Әлеге сугышта 11 пушка, 4 миномет, сугыш-кирәк яраклары һәм азык-төлек белән 6 машина кулга төшерелде, дошманның 150 солдаты юкка чыгарылды. И.П.Савинов үзенең шәхсән сугышчан үрнәге белән бөтен составны һәм хезмәттәшләрен рухландырып торды. Үзенең сугышлардагы батырлык үрнәкләре һәм танк ротасы белән акыллы җитәкчелек иткәне өчен Савиновны Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим итәм.


Танк полкы командиры, подполковник Суховаров".


Кызганычка каршы якташыбызның алдагы язмышы билгесез. Әмма Балык бистәсе районында аның туганнары һәм аны белгән кешеләр яшидер дигән ышаныч бар. "Российская газета" корреспондентлары һәм Казан Кремлендәге Бөек Ватан сугышы музее хезмәткәрләре Герой турында тулырак мәгълүматларга өметләнеп калалар.
Әгәр шундыйлар табылса, "Российская газета"ның филиалы өлкән корреспонденты Светлана Брайловскаяга (843) 264-41-67. Адрес: г.Казань, ул. Ульянова-Ленина, д.42. Электронна почта-kor@ rgkalzan. mi. ru. мөрәҗәгать итә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X