Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Безнекеләр фестивальдә булып кайтты

Шушы көннәрдә Казан технология университетында беренче Бөтенрәсәй инженерлык эшләре фестивале ачылу тантанасы узды. Әлеге фестивальнең максаты ил күләмендә инженер кадрларны хәзерләү, әлеге һөнәрне таныту һәм технология фәннәренең нигезен ныгыту иде.

Фестивальнең ачылышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Казан шәһәре мэре Илсур Метшин, әлеге югары уку йортының ректоры Альберт Гыйльметдинов һәм башка җитәкчеләр булдылар. Президент Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында илебезгә, республикабызга инженер кадрларның бик тә кирәкле булуын искәртте, яшь буынның техника белән кызыксынуларын уңай бәяләде, киләчәктә дә бу юнәлешкә зур игътибар биреләчәген әйтеп узды.

Фестивальгә районыбыздан балалар иҗат үзәге директоры Рәйхана Иминова җитәкчелегендәге делегация дә барды. Аның составында Түбән Тегермәнлек мәктәбеннән директор Вахит Гайнуллин укучылары Наил Сафиуллин (8 сыйныф), Илфар Нәҗипов (6 сыйныф) һәм район балалар иҗат үзәгеннән Владимир Елисеев белән гимназиянең Станислав Мишин (5 сыйныф), Алгиз Гыйлемханов (6 сыйныф) та катнаштылар. Алар анда үзләренең техник модульләрен тәкъдим иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X