Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

“Безнең әбине Путин да белә”

-Әби, әби безнең дәү әбине Путин да беләмени? -Нишләп алай дисең, бәләкәчем. -Соң менә бит дәү әбиебезгә 9 май бәйрәме белән котлап нинди матур открытка җибәргән. -Беләдер шул, улым, беләдер. Сезнең дәү әбиегез сугыш вакытында яшь кенә кыз булса да, Бөек Җиңүебезгә көченнән килгәнчә үз өлешен керткән. Аларны ил җитәкчеләре...

...Дарья Ивановна Комарова Алексеевский районының Войкино авылында ишле гаиләдә туа. 6 баланың икенчесе булып дөньяга килә. Сугыш башланганда апасы Мариягә 15, ә Дашага нибары 12 яшь була. Олырак булгангадыр инде, Марияне хәрби заводка җибәрәләр. Ул окоплар казуда да эшли. Ә Дарья исә сугыш вакытында хат ташучы була. Якын-тирәдәге 4 авылга хезмәт күрсәтә кыз. Әйтүе генә җиңел инде, авыр сумкаларны күтәреп көненә дистәләгән чакрым юл үтәргә туры килә буыннары да ныгып җитмәгән үсмергә. Төнгә калган вакытлары да еш була. Өчпочмаклы солдат хатларын тапшырып апаларны, хатыннарны, балаларны сөендерә ул. Ә менә үлем турында кара хәбәрне тапшыру үзенең дә үзәкләрен өзә инде.
Колхоз рәисе булып эшләгән әтиләре Иван сугыш башлангач ук диярлек фронтка алына. 6 баласы белән хатынын калдырып китү бик авыр була инде аңа. "Ничек яшәрләр, ничек тамак туйдырырлар?". Үз гомерендә дәүләт, колхоз милкенең бөртегенә дә кул сузмаган Иван хатынын авыл читенә алып чыга да: "Менә, алдагы тары кырын күрәсеңме? Көн саен тамагыгызны туйдырырлык итеп кенә урып ал. Артыгын алма, төрмәгә утыртырлар,"-ди. Китеп бер ел да үтми, әтиләренең һәлак булуы турында хәбәр килә. Дарья бу кара кәгазьне әнисенә һәм туганнарына күрсәтергә кыймыйча бер атна буе үзе белән йөртә. Көн саен сердәше каен төбенә утырып елый да, елый.
Төннәрен чыра яндырып йон, мамык эрлиләр кызлар. Алардан фронт өчен оекбашлар, бияләйләр бәйлиләр.
Сугыштан соң көнне-төнне ялгап колхозда эшли Дарья Ивановна. Тракторда прицепчы да була, сыерлар да сава, урак белән игенен дә ура.
Пенсиягә чыккач Балык бистәсенең Полянка авылында яшәүче балалары янына күченеп килә. Оныкларын, оныкчыкларын тәрбияләргә булыша.
Һәр язны, Бөек Җиңү көнен көтеп ала ул. Бу көннәрдә дәһшәтле елларга туры килгән үсмер чагын искә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев