Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Беренче гимназия укучысы "Безнең җиңү" рәсемнәр конкурсында икенче урын яулаган

Балык бистәсе гимназиясенең 4 "А" сыйныфы укучысы Фәнис Галимовның куанычы зур бу көннәрдә. Бөтенроссия Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан Бөек Җиңүнең 70 еллыгына карата оештырылган "Безнең җиңү" дип исемләнгән рәсемнәр конкурсында икенче урынны алуга иреште ул.

Бөек Ватан сугышын бүгенге буын кинофильмнардан карап, китаплардан укып белә. Фәнис ясаган композиция дә шул сурәтләүнең берсе.
Конкурска җибәрелгән 300 гә якын рәсем арасыннан әлеге композициянең үтүе, әлбәттә, зур уңыш. Район эчке эшләр бүлеге начальнигы Наил Мостафин, министр А.В.Хохорин имзасы куелган Диплом белән истәлекле бүләкне тапшырганда, Фәниснең әтисе-оператив эш буенча полиция начальнигы урынбасары Раил Галимовтан та ныграк горурланучы, сөенүче булмагандыр. Ә тәүге бүләк ул-киләчәккә рухландыручы иң кадерле истәлек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: диплом бүләк рәсемнәр конкурсы