Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Белем Мәккәсе

Балык бистәсе 2 нче мәктәбенә 20 яшь тулу мөнәсәбәтеннән булачак тантанага чакыру алгач бер мәл аптырап калдым инде. Кай арада? Әле кайчан гына Илдус Гаяз улы Фатыйхов җитәкчелегендә япан кырда беренче казыклар кагылган иде бит. Әйе, ул нигез салды, коллектив туплады, җиңүләргә алып килде белем йортын. Шуңа да һәр килүендә...

Балык бистәсе 2 нче мәктәбенә 20 яшь тулу мөнәсәбәтеннән булачак тантанага чакыру алгач бер мәл аптырап калдым инде. Кай арада? Әле кайчан гына Илдус Гаяз улы Фатыйхов җитәкчелегендә япан кырда беренче казыклар кагылган иде бит. Әйе, ул нигез салды, коллектив туплады, җиңүләргә алып килде белем йортын. Шуңа да һәр килүендә алкышларга күмәләр үзен. Һаман яраталар, хөрмәтлиләр. Бу инде кәҗүнни мактау кәгазе яки мактаулы исем генә түгел, җәмәгать. Бу чын абруй, чын хөрмәт.
Икенче мәктәп минем өчен дә бик кадерле, якын. Беренчедән, ике кызыма ныклы белем биргән коллективка рәхмәтлемен. Икенчедән, тормыш иптәшем шушында игелек орлыклары чәчмәктә.
Ике дистә ел аккан да киткән. Җәмгысе егерме чыгарылыш егет һәм кызга олы тормышка юллама бирелгән булып чыга түгелме соң инде. Мең дә дүрт йөздән артык укучыга канат куелган. Шуларның утыз җидесе-алтын, иллесе көмеш медальгә лаек булганнар. Араларында "Авылның йөз сәләтле баласы" һәм Президент премияләре белән бүләкләнгәннәре дә бар икән. Район, республика олимпиадаларында, фәнни-гамәли конференцияләрдә, төрле конкурс, ярышларда алган призлы урыннарын санап торасы да юк. Кем әйтмешли, шутсыз. Мәгариф өлкәсендәге һәр яңалыкны үзләрендә кулланырга тырышалар биредә. Бу коллектив районда беренчеләрдән булып башлангыч һәм урта сыйныфларда укытуның яңа системасын үзләштерде, башлангыч сыйныфлардан башлап инглиз теле һәм информатика укытуны кертте, мәгарифне мәгълүматлаштыруга күчте. Заманча итеп әйтсәк, мәгарифне модернизацияләү максатчан комплекслы программаларны тормышка ашыруда өлгерлек күрсәтәләр инде.
Бу уңышлар нигезендә бердәм укытучылар коллективының фидакарь хезмәте ята, әлбәттә. Аларның күбесе 1992 елда килеп бүген дә мәктәпкә тугрылыкларын саклыйлар, нәтиҗәле эшләп киләләр. Туктаусыз һөнәри осталыкларын күтәрәләр, эзләнәләр, һәр дәрескә иҗади якын киләләр. Дистәдән артыгы "Ел укытучысы", "Елның иң яхшы сыйныф җитәкчесе" республика конкурсларында җиңгәннәр, "РФның иң яхшы укытучысы", "Безнең иң яхшы укытучы" грантларына лаек булганнар.
Мәктәп коллективын бәйрәм белән котларга килгән кунаклар берсеннән-берсе уздырып мактадылар үзләрен, котладылар, уңышлар теләделәр. Бигрәк тә мәгариф хезмәткәрләре профсоюз комитетлары советы рәисе Вера Малакаева сүзләре хәтердә уелып калды: "Сезнең мәктәп районның гомумбелем бирү мәктәпләре арасында һәрвакыт флагман булды һәм булып калачак. Сезнең уңышлар бөтен республикага мәгълүм. Балалары сезнең мәктәптә белем алучы ата-аналар бәхетле",-диде ул. Ә район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Садыйков: "Безнең мәгариф системасындагы уңышларыбыз беренче чиратта икенче мәктәп казанышларына нигезләнеп ирешелде",-диде. Аз да түгел, күп тә түгел. Һәр чыгыш мәктәпнең сәләтле укучылары, укытучылары әзерләгән матур концерт номерлары белән үрелеп барды.
Мәгариф бүлеге вәкилләре лаеклыларга Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары өләштеләр.
Бу белем учагында утның һичбер вакыт сүрелмәвен телисе кала. Ике дистә ел дәвамында биниһая зур көч куеп күтәрелгән үрдән кире төшәргә хаклары да юк инде аларның.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев