Берничә варианттан сайлап алу мөмкинлеге биргән биремнәр укучы белемен күрсәтми дип инде күптәннән әйтелеп килде. Математика һәм рус әдәбияты беренчеләрдән булып тест өлешсез калды. 2015 елда рус теле, ә алдагы елларда барлык башка предметлар "бармак төртеп" сайланучы биремнәр бетереләчәк яки мондый сораулар саны кыскартылачак.
Россия Мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов сүзләренчә, БДИ гадел үтсен, ә аның нәтиҗәләре чыннан да укучыларның белем дәрәҗәсен чагылдырсын өчен, сорауга җавапны очраклы рәвештә сайлап алу мөмкинлеге булмаска тиеш.
Белүебезчә, быелдан мәктәп тәмамлаучы укучыларны бер төркем үзгәрешләр көтә инде. Алар декабрьдә рус әдәбияты буенча мәҗбүри инша язачак. Монсыз рус теле буенча имтихан тапшыру рөхсәт ителмәячәк. Укучыларга билге өчен кайгырасы юк үзе - иң мөһиме икелегә язмау. Эшләр өчен зачет-незачет кына куелачак. Иншаны уңышсыз язучыларга исә имтиханны икенче тапкыр тапшыру мөмкинлеге биреләчәк.
(http://intertat.ru/tt/society-tt/item/35508.html)
Фото yandex.ru
Нет комментариев