БДИ ниләр күрсәтер тагын?..
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы киләсе елдан БДИның иң җиңел өлеше булып саналган тест өлешен бетерергә җыена. Ведомство җитәкчесе Дмитрий Ливанов сүзләренә караганда, бу үзгәреш этаплап кертеләчәк. Проект авторлары фикеренчә, БДИдагы тест биремнәре укучының белем дәрәҗәсен тиешле дәрәҗәдә күрсәтми. Өстәвенә, "А" өлешендәге биремнәр укучыны фикерләү сәләтеннән дә мәхрүм итә, дип...
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы киләсе елдан БДИның иң җиңел өлеше булып саналган тест өлешен бетерергә җыена. Ведомство җитәкчесе Дмитрий Ливанов сүзләренә караганда, бу үзгәреш этаплап кертеләчәк.
Проект авторлары фикеренчә, БДИдагы тест биремнәре укучының белем дәрәҗәсен тиешле дәрәҗәдә күрсәтми. Өстәвенә, "А" өлешендәге биремнәр укучыны фикерләү сәләтеннән дә мәхрүм итә, дип саный алар. БДИ текстын төзүчеләр исә, киресенчә, тест өлешен алып ату БДИ нәтиҗәләренә тискәре йогынты ясаячак дигән фикердә. Алар кайбер фәннәр буенча имтиханда тест өлешен калдыру яклы.
(Матбугат яңалыклары)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев