Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Балыкбистәлеләр "Алтын каләм"дә катнаштылар

Уку елы сизелмичә дә узып китте. Бигрәк тә мәктәпне тәмамлаучыларга вакыт бик тиз үткәндер. Хәзерге вакытта чыгарылыш сыйныф укучылары университет һәм вузларга документларын тапшыралар.

Татарстан Республикасы балаларына бу атна бик уңышлы булгандыр. Чөнки бер атна дәвамында Журналистика өлкәсендә үзен сынап карарга телүчеләр өчен фестиваль барды. Әлеге "Алтын каләм" - "Золотое перо" республика конкурсында быел 158 бала катнашты. Конкурсны Дәүләт советы председателе урынбасары, журналистлар союзы председателе Римма Ратникова ачып җибәрде. Спорт һәм яшьләр эше буенча министр урынбасары Рөстәм Гарифуллинга да сүз бирелде. Соңрак катнашучылар гадәт буенча теләк әйтеп һавага төсле шарлар җибәрделәр.

Монда "Гран-при" өчен иҗади көрәш барды. Төп призны отучы Казан Федераль университеты журналистика факультетының түләүсез бүлегенә укырга керә ала. Бер минут та да бушка узмады. Алты көн дәвамында тырыш һәм авыр эш алып бардык. Моннан тыш укучылар Светлана Шәйхетдинова, Васыйл Гарифуллин, Регина Фәсхиева, Лия Загидуллина, Евгения Овчеренко, Тимур Сираҗиев оштырган мастер-классларда катнаштылар. Аннары экскурсиягә йөрдек. Беренчесе-Казан Федераль университеты музее булды. Монда безгә университет тарихын сөйләделәр, 19 нчы гасырда Лев Толстой, Лобачевский утырып эшләгән бүлмәне күрсәттеләр. Аннан соң Пресс-центрдагы су спорты ярышлары буенча уналтынчы дөнья чемпионаты узачак "Казан Арена"да булдык. Шулай ук Горький исемендәге паркта Яшьләр көнендә катнаштык. "Алтын каләм" фестиваленең ахыргы көнендә оештыручылар күңелле кичә үткәрделәр. Россия Федерациясе дәүләт советы председателе Фәрит Мөхәммәтшин фестивальгә килде.

Фестивальдә яңа дуслар таптым. Мин монда икенче тапкыр катнашам. Бу конкурс шәхес буларак ачылырга һәм җурналист һөнәрен сиңа туры килү-килмәвен аңларга ярдәм итә.

Алия Хәбибуллина.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балыкбистәлеләр