Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Балык бистәсенең икенче номерлы мәктәбендә тугызынчы сыйныфлар өчен халыкны социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре "Экстремизм" дәресе үткәрделәр

Районыбызда берничә төрле милләт вәкилләре яши.

Аларның бер-берсе белән тату, дус яшәүләре районыбызның тынычлыгын тәэмин итә. Тик ни кызганыч, соңгы елларда тирә-якта, шул исәптән безнең районда да булган теракт барыбызны да шик-шөбхәгә салып алды. Президентыбыз Рөстәм Минниханов республикада экстремизмга каршы көрәшне көчәйтергә чакырды. Аның сүзләренә караганда, Татарстанда терактка юнәлдерелгән дини группировкалар барлыкка килде. Узган елның көзендә булган чиркәү яндырулар, Түбән Камада, Биләрдә ясалма шартлаткыч табу очраклары моны раслый. Бу юнәлештә бик зур эшләр алып барылуга карамастан, узган ел Татарстанда экстремистик юнәлешендә 58 җинаять эше кузгатылды, 19 кеше җавапка тартылды, 314 е кисәтелде. Чиркәүләр яндыруны прокуратура теракт дип атады.

Гөлназ Зарипова.

(Бу язманы газетабыздан укый аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X