Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Балык бистәсенең "Форпост" үзәге җәмагать тәртибен саклау буенча яшьләр берләшмәләренең IX Слетында булып кайттылар

Күптән түгел Казан шәһәренең "Ак барс" яшьләр үзәгендә "Форпост" жәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр берләшмәләренең IX Слеты булып узды. Ул, нигездә, 2014 ел йомгакларына багышланды.

Слет эшендә республика яшьләр хокук саклау хәрәкәтенең 500 дән артык активисты катнашты. Алар арасында укучылар, студентлар, эшчеләр, хезмәткәрләр бар.
Киңәшмәдә катнашучылар мәктәпләрдә, урта, югары уку йортларында җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр берләшмәләренең санын арттыру, ксенофобия, радикализм, экстремизмга каршы торуда, яшьләр арасында хокук тәртибе бозуларны профилактикалау, Татарстанда яшьләр хокук саклау хәрәкәтендә катнашучыларны социаль яклау системасы булдыру турында фикер алыштылар.
Ел йомгаклары буенча иң яхшы дип табылган берләшмә һәм хезмәткәрләр Татарстан республикасының ведомстволы бүләкләренә лаек булдылар. Балык бистәсе районы "Форпост" үзәге (директоры Евгений Ненастьев) "Җәмәгать тәртибен саклау буенча иң яхшы яшьләр берләшмәләре" конкурсында өченче урынны алды. Яшьләр эше һәм спорт бүлеге начальнигы урынбасары Наталья Хәмидуллина, Татарстан Республикасы яшьләр эше һәм спорт министрлыгының Мактау грамотасы, Балык бистәсе икенче мәктәбенең тормыш куркынычсызлыгы нигезләре укытучысы Рөстәм Гобәйдуллин мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.
Илгиз Җамалиев.
Фото авторныкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев