Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Балык бистәсенең балалар бакчаларында “ Чыршы” бәйрәмнәре уздылар

Узган атна дәвамында район балалар бакчаларында "Чыршы" бәйрәмнәре гөрләп узды.

Ул балаларның ел буе көтеп алынган иң күңелле, иң "тәмле", теләкләрнең кабул була торган бәйрәме. Бакчада моңа бер ай алдан әзерләнә башлыйлар. Шигырьләр ятлыйлар, яңа җырлар, биюләр, әкиятләр өйрәнәләр. Әнә "Мишутка" балалар бакчасындагы урта төркемгә йөрүче балалар куяннар әкиятен сәхнәләштерделәр. Төлке куян балаларын өйләреннән куып чыгара. Нәниләрнең тырышлыгы, бердәмлеге, җыр-биюгә осталыклары нәтиҗәсендә өйне яңадан куяннарга кайтаралар. Кыш бабайның да бүләкләре саллы булды. Бәйрәмгә кеше күп килгән иде. Әти-әниләр, әби-бабайлар, дәү әни һәм дәү әтиләр тамашаны яратып карадылар. "Бәйрәмгә бик яхшы әзерләнгәннәр, күңелле үтте. Кечкенә генә булуларына карамастан, балалар әкият тә куялар, җырлыйлар, бииләр, "Кыш бабайга" шигырь дә сөйләп күрсәттеләр. Тәрбияче апаларының тырышлыгы нәтиҗәсе инде бу",- ди Зәринәнең дәү әнисе Илсөяр Зарипова.

Гөлназ Зарипова.

Бу язманы газетадан укый аласыз.

Фото авторныкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев