Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Балык Бистәсендә “Инициатива-2015” исемле балалар оешмасы слеты булып узды

Район мәдәният йортында "Инициатива-2015" исемле балалар оешмасы слеты булып узды. Ул Татарстан варислары оешмасының 25 яшьлеге һәм районда "Факел" балалар оешмасының эшли башлауы уңаеннан оештырылды.

Анда район һәм авыл мәктәпләреннән варислар, воңатыйлар, тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, балалар хәрәкәте ветераннары, Казан шәһәреннән "Сәләт" клубы президенты Айгөл Габдрахманова килгән иде. Слетны балалар иҗат үзәге белгечләре Рамил Имамов һәм Елена Блинова алып барды.

Тантана Россия һәм Татарстан Гимны белән башланды. Аннан килгән кунаклар белән таныштырып чыктылар. Катнашучыларга команда бирелде һәм алып баручы тантаналы линейканы ачык дип белдерде. Әйтерсең лә безнең буын мәктәп еллары, октябрят, пионерга алган вакытлар. Нәкъ шул мизгелләр күз алдына килеп басты. "Рапорт бирдем",-дип сүзне башлады Елена Блинова. "Рапортны кабул итеп алдым",-диде балалар иҗат үзәге директоры Рәйхана Иминева. Аннан соң ул катнашучыларны бәйрәм белән котлады. "Без пионер отрядлары булган заманда үстек. Сезнең буын варислар, эзтабарлар берлеге оешмаларында тәрбияләнә. Тырышыгыз, тәрбияле булыгыз. Укытучылар, ата-аналар йөзенә кызыллык китермәгез",- дигән теләкләрен җиткерде. Спорт һәм туризм буенча җитәкче урынбасары Наталья Хамидуллина сәхнәгә күтәрелеп иң актив укучыларга почет грамоталары тапшырды. Туган якны өйрәнү методисты Мария Трофимова "Балык Бистәсе. Туган як тарихы" китабына презентаөия ясады. Районның иң истәлекле тарихи урыннары турында сөйләп үтте. "Сәләт" клубы президенты Айгөл Габдрахманованың да чыгышы балалар өчен бик кызыклы һәм мавыктыргыч булды. "Сәләт" клубын оештыру тарихы, аның эшчәнлеге турында сөйләгәч, укучыларның клуб вәкиле булу теләге туды.

Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз.

Гөлназ Зарипова.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: слет