Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Балык бистәсе кызы Гөлназ Мәскәүне яулый

Балык бистәсендә туып үскән 28 яшьлек Гөлназ Камил кызы (Гыйлаҗева) Фәйзрахманованың уңышлы төстә кандидатлык диссертациясен яклап педагогия фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗәгә ия булуын ишеткәч тизрәк аның белән очрашып әңгәмә корырга булдым.

Яшь галимәдән бүгенге яшьләребезнең фәнгә тартылу серләрен, дөньяга карашларын, хәзерге вакытта күпләрне борчыган хәл-яшьләребезнең күбрәк шәһәр җирен үз итүләре хакында ныклап торып кызыксынырга иде исәбем. Дөресен әйтергә кирәк, үзенең ягымлы, тыйнак булуы беләнмедер, әңгәмәбез бик тиз ялганып китте.

Чыннан да аның барысы хакында да үз фикере, төпле сүзе бар. Заман яшьләренең белемле булуы хакында, мәсәлән, ул безнең буын вәкилләреннән үзгә буларак, аларның дөньяга карашларының нык үзгәрүе хакында сөйләп китте. Яшьләребезнең фәнгә тартылулары да аларның кечкенәдән билгеле бер юнәлешне үз итеп ныклап өйрәнүе белән бәйле икән.

Чөнки үзе дә мәктәп елларыннан ук рәсем сәнгате белән кызыксынган. Мәктәпнең 4 нче сыйныфыннан ук район сәнгать мәктәбендә Фәния апасы Якупова төркеменә йөрүенең зур файдасы тигән. Урта мәктәпне тәмамлар алдыннан гына алар бергәләшеп республика күләмендәге конкурста катнашалар һәм Гөлназ шунда җиңүче була. Бу инде кызга Казан мәдәният-сәнгать институтына имтихансыз керү хокукын бирә. Бу җиңүе аны тагын да канатландырып җибәрә.

Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз.

Идрис Аметов.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балык бистәсе кызы Гөлназ Мәскәүне яулый