Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Балык бистәсе гимназиясе 20 еллык юбилеен билгеләп үтте

Бәйрәм кичәсен 11 сыйныф укучысы Рөстәм Камалов, 5 сыйныф укучысы Мария Маслова һәм Руслан Бәширов алып барды. Озак еллар буена гимназиядә хезмәт куйган ветеран укытучылар Әлфия Газизова, Тәнзилә Шәйхетдинова, Любовь Сычевалар коллективның шатлыгын уртаклашырга килгән иделәр.

Гимназиянең тарихы унтугызынчы гасырга барып тоташа. Балык бистәсе сәүдәгәр үзәге буларак укымышлы кешеләргә мохтаж булган. Авылның белемле крестьянины Иван Сурелин мәктәп оештыру эшенә алына, халык арасында уку йортының кирәклеге турында аңлату эшләре алып бара. Авыл халкы берләшеп, төзелеш өчен материаллар табып бина торгыза. Бу районның беренче мәктәбе Совет урамында урнашкан була. Бу вакыйгаларның барышын слайдларда күрсәттеләр. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Венера Җәббәрова мәктәпнең төрле еллардагы эшчәнлеге һәм ирешкән уңышлары белән таныштырды.
991 елларда мәктәпне Татарстанның атказанкан укытучысы Вера Шелкова җитәкләгән. Аның таләпчәнлеге, укытучыларның тырышлыгы нәтиҗәсендә "Ел мәктәбе-1993" конкурсында җиңү яулыйлар. Һәм 1994 елда аңа гимназия исеме бирәләр. 1997 елда тагын бер җиңү алган өчен аларны компьютер классы белән бүләклиләр. Директорның оештыру сәләте көчле булуы, укытучыларның тәрбияви белеменең югары профессиональ дәрәҗәсе педогогик коллективның уңышына сәбәпче булып тора.
Илсур Садыйков җитәкләгән чорда, гимназия тормышы кызыклы мавыктыргыч булган. Гимназия депутатлар, Франция вәкилләре, халыкара икътисад банкы белән хезмәттәшлек иткән һәм бәйгеләрдә дә җиңүләр яулаган. Хәзерге вакытта мәктәпне Данис Сатдинов җитәкли. Монда 560 бала белем һәм тәрбия ала.
Юбилей уңаеннан укучылар концерт программасы әзерләгәннәр. 5 А сыйныф укучылары күрсәткән сценарий ветеран укытучыларга рәхмәт сәламе булып иреште. Аннан барысы да гимназия гимнын башкарды. Регина Шмелева, Эмилия Сафиуллина, Илдар Гаффаров җыр бүләк итте.
Бу көн беренче сыйныф укучылары өчен дә икеләтә бәйрәм булды. Аларны әлеге данлыклы гимназиягә кабул иттеләр. Алар тырышып укырга сүз бирделәр. Бәйрәмнән укучылар тәмле-томлы күчтәнәчләр белән таралыштылар.
Таңсылу Минһаҗева.
Фото авторныкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев