Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Балалар “Бәләкәч” белән саубуллаштылар (ФОТО)

Мәктәпләрдә "Соңгы кыңгырау" чыңлаган чорда, балалар бакчасында да чыгарылыш группалар өчен бәйрәмнәр үткәрелә. Шушы көннәрдә "Бәләкәч" балалар бакчасында кичә узды.

Унсигез баланы мәктәпкә озатты алар. "Балалар бүген бакча белән хушлаша. Истә калырлык күңелле көн булсын иде бу",-ди бәйрәмне алып баручы Лилия Хаҗиева.

Экранда бакча белән бәйле булган күңелле мизгелләрдән фотолар һәм видео сюжетлар күрсәттеләр. Аннан балалар биеделәр, җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Кунакка әкият геройлары килгән иде. Конкурста алар да көч сынаштылар. Чыгарылыш группа һәр биремнәргә дә дөрес җавап бирде, димәк алар мәктәпкә барырга әзер. Кечерәк группаның да аларга әйтер сүзләре булды. Апа-абыйларына сокланып шигырьләр сөйләделәр.

-Мондый бәйрәмнәр оештыру өчен бик күп тырышлык һәм озак вакыт кирәк. Җырларны балалар тиз өйрәнәләр, ә бию хәрәкәтләрен истә калдыру өчен көн саен репетицея ясарга кирәк. Һәр бәйрәм саен төрле биюләр өйрәтәм. Алар кабатланмый. Өйрәнеп бер тәртипкә килгәч, сабыйларның бакча белән хушлашу вакытлары җитә. Безгә шул чакта бик ямансу,-ди музыка укытучысы Алсу Сафина.

Ата-аналар да фикерләре белән уртаклашты. "Садик ачылгач иң беренче җыелган группа бу. Бина ачык, төсле булуы белән аерылып торды. Безнең балалар укырга язарга гына түгел, Алсу Сафина ярдәме белән биергә, җырларга өйрәнделәр. Питрәчтә үткән "Созвездие-Йолдызлык" конкурсында катнашып дипломат булдык. Һәр бәйрәмнәре аларның күңелле үтә, ата-аналар күпләп җыела иде. Балаларыбызның бакчадагы тормышын төшергән дисклары безнең өчен иң зур бүләк булды. Барлык тәрбиячеләр, хезмәткәрләргә рәхмәт",-диде Сәфинәнең әнисе Оксана Шәйхиева. Бакча белән саубуллашу бик ямансу шул, әниләр, әбиләр күз яшьләрен сөртеп утырды. Соңыннан балалар урамга чыгып теләкләр язылган шарларнын очырдылар.

Гөлназ Зарипова.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев