Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Авылда да, шәһәрдә дә каникуллар бер вакытта булачак

Татарстан Мәгариф һәм министырлыгы яңа уку елы булачак каниулларны вакытын билгеләде.

Моңарчы күп вакытта каникул көннәре төрле мәктәпләрдә төрле вакытта туры килә иде. Авыл мәктәпләрендә бигрәк тә. Авыл балаларының шәһәрнекеләрдән икешәр атнага соңрак калып ял иткән вакытлары да булды. Каникулларның төрле вакытка билгеләнүе шәһәрдә дә уңайсызлыклар китереп чыгарган - балалар үзәкләрендә мәктәптән тыш түгәрәкләр уздыру графигын төзегәндә кыенлыклар туган. Ата - аналарның күпсанлы мөрәҗәгәтьләрен исәпкә алып, Мәгариф министырлыгы каникулларның бердәм вакытын билгеләргә дигән карарга килде. Ләкин мәктәп администрациясенең закон буенча каникул вакытларын үзенә җайлаштырырга хокукы барыбер саклана.

Министырлык билгеләнгән каникул вакытлары:

Көзге каникуллар - 3-9 ноябрь (7 көн);

Кышкы каникуллар - 29 декабрь - 11 гыйнвар (14 көн)

Беренче сыйныф укучылары өчен өстәмә каникуллар - 16- 22 февраль (7 көн)

Язгы каникуллар - 23-31 март ( 9 көн)

("Шәһри Казан"нан алынды).

Фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев