Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Атом фаҗигасе–күңел ярасы...

1986 елның 26 апреле безнең халык хәтерендә иң кайгылы даталарның берсе булып калды. Бу көнне Чернобыль атом электр станциясендә бик куркыныч техноген катастрофа булды. Фаҗигадән соң 27 ел вакыт узды инде. Әмма аның нәтиҗәләрен әле дә булса тоябыз. Бу фаҗига теге яки бу дәрәҗәдә йөзләрчә мең ватандашыбызның язмышына кагылды инде....

1986 елның 26 апреле безнең халык хәтерендә иң кайгылы даталарның берсе булып калды. Бу көнне Чернобыль атом электр станциясендә бик куркыныч техноген катастрофа булды. Фаҗигадән соң 27 ел вакыт узды инде. Әмма аның нәтиҗәләрен әле дә булса тоябыз.
Бу фаҗига теге яки бу дәрәҗәдә йөзләрчә мең ватандашыбызның язмышына кагылды инде. Аның нәтиҗәләрен бетерү өчен илебез бик күп көч һәм средстволар юнәлтте. Безнең республикадан фаҗига нәтиҗәләрен бетерүдә 3 меңнән артык кеше катнашты. Алар арасында дистәләрчә балыкбистәлеләр дә бар. Соңрак аларның кайберләре дәүләт бүләкләренә лаек булдылар.
-Бүгенге көндә районда техноген катастрофаларда зыян күргән 19 кеше яши. Нигездә, алар Чернобыль фаҗигасен ликвидацияләүдә катнашучылар,-ди район социаль яклау бүлеге начальнигы А.Вафина. -Алар барысы да закон тарафыннан каралган төрле льготалар, социаль яклау чараларыннан файдаланалар. Азык-төлек продуктлары алу, сәламәтлекләрен ныгыту өчен акчалата компенсацияләр, торак-коммуналь хуҗалыкка түләү буенча субсидияләр алалар. Шуның белән беррәттән чернобыльчеләр өчен игътибар, кайгыртучанлык күрсәтү, аралашу зур әһәмияткә ия. Бу атом фаҗигасендә булган якташларыбыз чын геройлар, чиксез рәхмәт сүзләренә лаеклылар.
Бу көнне традиция буенча чернобыльчеләрне (шулай ук аларның тол хатыннарын) социаль яклау бүлегенә түгәрәк өстәлгә чәй табынына чакырдылар. Биредә алар үзләрен борчыган проблемалар турында сөйләштеләр, район администрациясе, хәрби комиссариат, Пенсия фонды, район үзәк больницасы вәкилләренә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Очрашуда катнашучылар алдында район Мәдәният йорты үзешчәннәре чыгыш ясады. Ә түгәрәк өстәл артында бирелгән сорауларның күпчелеге торак шартларын яхшыртуга, санатория-курортларда дәваланырга, авыр хәлдә калган кешеләргә ярдәм күрсәтүгә һәм башка социаль-икътисадый, көнкүреш проблемаларга кагылды.
Бу очрашу һичшиксез һәркем өчен кирәкле һәм файдалы булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев