Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Анда аларны олырак сынаулар көтә

Балык бистәсе гимназиясендә соңгы кыңгырау бәйрәме күркәм гадәт буенча күңелле чаралар белән башланып китте. Алдагы еллардагы кебек быел да уку алдынгыларына, аерым бер юнәлештә макталган укучыларны хөрмәтләп, бүләкләр тапшырдылар. Тантанада катнашкан мунициапаль район башлыгы Илһам Валеев бу бәйрәмне истәлекле тантана дип атады.Ул яңа тормыш юлына басарга әзерләнгән яшүсмерләргә бердәм дәүләт...

Балык бистәсе гимназиясендә соңгы кыңгырау бәйрәме күркәм гадәт буенча күңелле чаралар белән башланып китте.

Алдагы еллардагы кебек быел да уку алдынгыларына, аерым бер юнәлештә макталган укучыларны хөрмәтләп, бүләкләр тапшырдылар. Тантанада катнашкан мунициапаль район башлыгы Илһам Валеев бу бәйрәмне истәлекле тантана дип атады.Ул яңа тормыш юлына басарга әзерләнгән яшүсмерләргә бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшыруларын, һәркайсынатормышта үз юлларын табуларын, туган ягыбызның патриотлары булуларын теләде.

-Корабыгыз тормыш диңгезендә алдан билгеләнгән план буенча һәләкәтләргә юлыкмыйча, хәрәкәт итсен,-диде ул. Район мәгариф бүлеге башлыгы Илсур Садыйков:

-Бердәм дәүләт имтиханнары мәктәптә соңгы хәлиткеч сынау булса, тормыш юлыгызда андый сынаулар күп булыр әле. Барыгызга да аларны уңышлы үтеп, җәмгыятебездә лаеклы урыныгызны табарсыз дип ышанам,- диде.

Быел Балык бистәсе гимназиясен 39 укучы тәмамлады. Соңгы кыңгырау чыңлаткан беренче сыйныф укучылары исә ант биргәндәй тырышып укыячакларын шигъри юллар белән җиткерделәр.

Идрис Аметов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев