Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

2014 елның октябрендә Татарстан мәдәният министрлыгында “Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге” дип исемләнгән республика мәдәни-мәгариф проектын тәкъдирләү булды [ФОТО]

Ел әйләнәсе дәвам итәчәк бу проектны Татарстан Мәдәният министрлыгы мәгариф министрлыгы белән берлектә оештырды. "Татармультфильм" берләшмәсе проектны эшләүче һәм рәсми сайтның авторы булып тора.

Мәдәни көндәлекне тутырганда ата-аналар балалары белән тыгыз элемтә тыгыз элемтә дә эшлиләр. Беренче сыйныф укчылары мәдәнияткә тартылалар, музейларга, тарихи урыннарга баралар. Моннан тыш аларга үзләрен күрсәтү мөмкинлеге дә туа. Көндәлекне бизәү өчен фотолар әзерләргә кирәк, аңлатма текстлар һәм башка материаллар теркәү дә сорала.

Конкурска 12 ноябрьдә старт бирелде. Полянка китапханәсендә Балык бистәсе икенче мәктәбе беренче сыйныф укучылары өчен мәдәният дәресе үткәрелде. Китапханәче Анна Вильчинская балаларны китапханәдә үз-үзләрен тоту кагыйдәләре белән таныштырды. Монда аңа Белмәмеш (Регина Бәдретдинова) һәм Фея (Ксения Фадеева) ярдәм иттеләр. Аннары китапхәнәче конкурс шартлары турында сөйләде. Көндәлекне кулларына алгач балалар матур битләрне зур кызыксыну белән карадылар. Хәзер алар ел дәвамында көндәлеккә язылган мәгълүмәтләр аша Татарстанның мәдәни объектлар белән танышылар, үзләре алган тәэсирләр белән уртаклашалар. Уку елы ахырында исә тутырылган көндәлекләр конкурска җибәреләләр. Мәдәни көндәлекләрен тырышып һәм пөхтә тутырган укучылар лаеклы рәвештә билгеләнеп үтеләчәкләр.

Гөлназ Нуриева.

Фото авторныкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев