Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Үзләре дуслар, бердәмнәр

Балык бистәсенең икенче номерлы мәктәп базасында "Ветерок" лагеры үз эшен башлады. Аны Бизнес-компани "Фантастика" сменасы дип атыйлар. Ул быел үзенә 220 баланы җыйган. "Без бердәм, шуңа күрә җәй дә күңелле үтәр» девизы астында алар ял итә. Лагерьда берничә юнәлештә эш алып барыла. Ул да булса, спорт-сәламәтлек, экология, хезмәт, патриотик тәрбия.Әйдаманнар...

Балык бистәсенең икенче номерлы мәктәп базасында "Ветерок" лагеры үз эшен башлады. Аны Бизнес-компани "Фантастика" сменасы дип атыйлар. Ул быел үзенә 220 баланы җыйган. "Без бердәм, шуңа күрә җәй дә күңелле үтәр» девизы астында алар ял итә.
Лагерьда берничә юнәлештә эш алып барыла. Ул да булса, спорт-сәламәтлек, экология, хезмәт, патриотик тәрбия.Әйдаманнар әйтүе буенча, нәкъ менә лагерьда баланың нинди дә булса бер сәләте ачылып китә. Ул яхшы дуслар табарга, тирә-юньгә игътибарлы булырга, табигатьне сакларга өйрәнә.
Мин кунакка килгән көнне аларның физзарядка вакыты иде. Күнегүләр ясаганнан соң, мәйдан буйлап бер әйләнеп килделәр дә үз отрядлары тирәсенә җыелдылар. Монда алар унау икән. Исемнәре дә үзенчәлекле: Динамит, Праздник Х3, Экстра, vip-персоны, Золотая молодежь, Улыбка, Дружба, Одноклассники, Бабочки, Бемс. Һәр төркем бер рәткә тезелеп баскач, девизларын әйтеп, аны шигырь юллары белән исбатладылар. Аннан соң, әйдаман Светлана Әхмәтханова бүгенге яңа биремне аңлатты. Ул-тапкырлык, тәвәккәллек таләп итә торган иҗади эш. Балалар иртәнге аштан соң, ике куллап бу бәйгегә әзерләнәчәк.
«Төркем җыйганчы иң элек менеджерлар сайладык, аннары балалар үз теләкләре буенча бүленделәр,бәләкәйләрне дә куштык»,-ди лагерьның өлкән әйдаманы Светлана Ивановна. Лагерьның һәр көненә дә исем такканнар. Бүгенгесе «Лагерь көне» дип аталса, башкалары «Музей», «Рекорд», «Иҗат», «Спорт» кебек атама алган. Көн тәртибе дә мавыктыргыч, бер-берсенә охшаш түгел. Бүген иҗат иттеләр, иртәгә музейга экскурсиягә барачак, аннан спорт ярышлары, табигать кочагына сәяхәт ....
Лагерь 21 көн дәвамында эшлиячәк. Балаларга иҗади унышлар, күнелле ял юлдаш булсын.
Редакциядән: Быел районда укучылар өчен төрле күләмдәге 30 дан артык лагерь эшлиячәк. Анда 2000 якын бала ял итәр дип фаразлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев