Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Сәхнә аның ышанычлы канаты

Раил Рамазанов талантлы егет. Әле яшь кенә булуына карамастан, бүгенге көндә ул профессиональ дәрәҗәдә республикакүләм сәхнәләрдә чыгыш ясый. Без аның белән якыннанрак танышырга булдык. -Раил, шәхсән дөньягыз белән танышасы иде? -Мин каным, җаным белән Балык бистәсенеке. Шаян малай идем, биюче булырга хыялландым. Бәләкәйдән әни мине кая гына биреп карамады: биюгә...

Раил Рамазанов талантлы егет. Әле яшь кенә булуына карамастан, бүгенге көндә ул профессиональ дәрәҗәдә республикакүләм сәхнәләрдә чыгыш ясый. Без аның белән якыннанрак танышырга булдык.
-Раил, шәхсән дөньягыз белән танышасы иде?
-Мин каным, җаным белән Балык бистәсенеке. Шаян малай идем, биюче булырга хыялландым. Бәләкәйдән әни мине кая гына биреп карамады: биюгә дә, баянга да, сәнгать мәктәбенә дә... Ләкин бер ай чамасы гына йөри идем дә, шуның белән мавыгуларым тәмамлана иде.
Шуннан соң мәктәптә укыган вакытларда КВНнарда уйнап йөрдем. Балык бистәсе районының агротехник көллиятенә укырга кергәч, шактый конкурсларда катнаштым. Мәдәният йортына Рифкать Галиев җитәкчелегендәге театр түгәрәгенә йөри башладым. Беренче ролем-"Тормыш җыры" спектаклендә Каюм роле иде. Сәхнәгә мәхәббәт менә шунда уянды да инде. Минем алга таба шушы юнәлештә үземне үстерәсем, олы сәхнәләргә чыгасым килде. Көллиятне тәмамлагач, Рифкать абый мине үзе укыган училищега тәкьдим итте. Шулай итеп мин, эстрада бүлегенең икенче курсына алдылар. Биредә миңа иҗади яктан тагын да камилләшергә Инсаф Абдулла ярдәм итте. Нәкъ менә ул мине олы сәхнәләргә алып чыга башлады.
-Димәк, зур сәхнәгә шулай аяк бастың?
-Мәдәният училищесына укырга кергәч, безгә укытучыбыз телевидение тапшыруларына пародияләр ясарга кушты. Мин, «Сиңа миннән сәлам" тапшыруын эшләп, Рәшит Сабировка пародия ясадым. Курс җитәкчем Инсаф Абдулла эшемне бик ошатты. Шуннан соң ул мине җырчы Нәфкать Нигъматуллинның группасына тәкъдим иткән. Шул сценарием белән мин Нәфкать абыйның концертларында катнаштым.Шуннан соң мине күп кенә жырчылар концертларына чакыра башладылар. Әйтик, Чәчкә, Наил Табанаков, Мурат Гайсин, Резедә Төхвәтуллина, "Болгар кызлары» төркеме, Азат Фазлыев, Илсаф, Илзидә Госманова концертларында катнашырга туры килде. Алар белән Татарстанны һәм төрле төбәкләрне урап чыктык.
-Сәхнә тормышыннан берәр күңелеңә уелып калган вакыйга юкмы?
-Чыгышларым бөтенесе дә истә. Филармония концертлар залында катнашканда мин әби ролендә чыгыш ясадым. Шунда бер ирне биергә алып чыктым. Ул бии-бии шул кадәр кызып китте, зал инде елый-елый көлә. Кинәт ирнең башы әйләнеп китеп, егыла язды. Мин аны тотып калдым. Шул хәтле дулкынландым, әмма әби роленнән чыкмадым, аны урынына озатып куйдым. Ул чакта курыксам да, хәзер видеосын карыйм да, көлеп кенә искә алам.
-Үзеңнең төркемеңне оештырырга исәбең юкмы?
-Иҗатташ дусларым белән юмористик төркем ачарга ниятебез бар. Менә исем эзлибез. Әлегә бөтен серемне дә чишеп бетерәсем килми. Хыялланып яшим. Алла боерса, хыялларым тормышка ашар дип уйлыйм.
Җырлый башладым. Шигырьләр дә язам. Күптән түгел генә дустым Нияз Сабиров белән "Язмыш" дип исемләнгән җыр иҗат иттек.
-Бүгенге көндә жырчылар, нәфис сүз осталары да бик күп. Шулар арасында югалып калырмын дип курыкмыйсыңмы?
-Әйе, бүгенге көндә бик күп алар. Югалып калмас өчен программаны гел үзгәртеп торырга, тамашачыларда кызыксындыру уятырга кирәк.
-Гел сәхнә, сәхнә дисең. Сәхнә синең тормышыңда бик мөһим роль уйный бугай?
-Минем тормышым бик сикәлтәле булды. Узган елда абыемны, бу елның гыйнвар аенда кадерле әниемне югалттым. Бер канатым кинәт сынды. Ләкин сәхнә миңа югалырга, сыгылырга юл куймады. Мин бар көчемне җыеп алга атладым. Әнисез бик авыр, ләкин язмыштан узмыш юк. Башкаларга да шуны әйтәсем килә: кайгыларга бирешмичә, яшәүнең ямен, тәмен белеп яшик!
Сиринә МӨХӘММӘТҖАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X