Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Пар канатта–пар язмышлар…

Салмак кына, үз агымы белән аккан Кече су елгасы аларның балачак эзләрен әле дә саклый кебек. Ул чактагы самими хыялларга исә мәхәббәтле яшьлек еллары ялганган. Һәм аларның икесен бергә тормыш дигән олы юлга чыгарган...

Матур, тигез гаиләдә яшәгән парлар һәрчак сокланулы хисләр уята. Аларны аерым язармын димә икән... Күңелемдә йөрткән язмам герое Рәфкать Әхмәтсафин белән очрашып, аның хезмәте белән газета укучыларыбызны таныштыру уе да, үзләрен күргәч, як-якка сибелде. Бер-берсен күз карашыннан аңлап, тормышта бер-берсен тулыландырган, көмеш, энҗе туйларны пар канатта уздырган бу икәүне язмада берничек тә аерым сурәтләп булмас иде. Болындай иркен, якты өйгә кергәч тә, андагы күңел җылылыгы белән корылган атмосфера үз эченә бөтереп ала, күзгә-күз сөйләшкәндә үк җанга рухи тынычлык иңә. Монысы инде биш вакыт намаз калдырылмаган, һәрдаим бисмилла әйтелгән йорттан бөркелгән нурның күңелдәге чагылышыннан туган рәхәтлек тә.
Куйган хезмәте белән райондашлар алдында олы хөрмәткә ия Рәфкать абый тумышы белән Күгәрчен авылыннан. Балачак хатирәләре авылның югарыда әйтелгән Түбән очның Кече су елгасы белән бәйле. Шушы кечкенә генә елга тирәсендә күрше кызы Рамилә белән уйнап-үскән еллар гомер буена иң кадерле ядкарь булып исләрендә калыр һәм язмышларны бергә кушар дип ул чакта уйланылды микән?! Белмим... Әмма бер-берсенә тартылган йөрәкләрнең олы мәхәббәте аларны бүгенгә чаклы матур яшәтә дә инде. Сабырлыгы карашында ук чагылган, һәр сүзен бизмәннәргә салып сөйләшкән Рәфкать абыйдан яшьлек еллары хакында да, эшләгән еллары турында да әллә ни бай мәгълүмат алырмын димә икән. Үзе хакында язарга теләвемне белгәч тә каршы килеп кул селтәде ул. Янәсе ул эшләгәнне барысы да эшли. Казан авыл хуҗалыгы институтын яхшы билгеләренә тәмамлап инженер белгечлеге алып кайтканнан соң район "Сельхозтехника" берләшмәсендә җитәкче постларны биләгән 20 еллык хезмәт стажы, аннан авылларны газлаштыру башланган иң кыен чорларда куйган хезмәтләрен дә берничә сүз белән генә аңлатты ул. Югыйсә, йокысыз төннәр бәрабәренә ирешкән уңышларын дәлилләгән хөкүмәтебез тарафыннан тапшырылган Мактау грамоталары, алдынгылыкны таныткан күкрәк билгеләре, әле дә кадерләп сакланган кыйммәтле бүләкләрнең очына чыгарлык түгел. Тулуш, Ырга, Корноухово, Яңа Арыш авылларын газлаштыру ул җитәкләгән газ службасына туры килгән участоклар. Шуңа да ул як авыллары халкы алдында намусы чиста, пакъ аның. Хәер, моны райондашларның аңа булган ихтирамы, хөрмәтеннән дә аңлап буладыр. Ялны белми, иртәнгедән тәмам караңгы төшкәнче эшләгән, тәүлекләргә сузылган хезмәтнең бүген халыктан рәхмәт булып кайтуы үзе үк тирән мәгънәгә ия югыйсә.
Тормышта берең ниндидер уңышка ирешкән икән, моны янәшәңдәге пар канатыңның өлеше дип тә бәяләргә кирәк. Шуңа да иртән кайнар ашлары белән эшкә озаткан, кайтуына яңадан аш-суын өлгерткән, күз карашыннан ук аны аңлап яшәгән хатыны Рамилә апага чиксез рәхмәтле Рәфкать абый. 1974 елда корылган никахның ныклыгына, әле дә бер-берсенә ярату белән баккан күзләрне күреп ирексездән, нинди бәхетлеләр, дип уйлыйсың. Ясалма рәвештә шәфкатьле дә, эчкерсез дә, гашыйк булган кыяфәт тә чыгарып булмый. Йөрәктән чыккан гына йөрәккә керә ди халык. Тормыш матурлыгы бербөтен булып яшәгәндә генә өр-яңадан ачыла. 1978 елда мәхәббәт җимешләре булып туган Гөлназның да бүген үз гаиләсе, үз тормышы бар инде. Әнисеннән мөлаемлелекне, матурлыкны, әтисеннән гаделлекне, гадилекне үзенә күчергән Гөлназ Казан финанс институтын яхшы билгеләренә тәмамлап бүгенге көндә Казан шәһәрендә "Ак барс" банкында эшли. Рамилә апа белән Рәфкать абыйның ул яктан күңелләре тыныч.
-Язмышыма мең рәхмәтлемен,--ди шөкерана кылып Рамилә апа. -Икебез бер булып яши белдек. Авыр сүзләр әйтү безнең өчен ят иде. Ә бәхет дигәнең безне читләп үтмәде, Аллага шөкер...
Райпо системасында экономист-бухгалтер вазифасында дистәләрчә елларны ялгаган хезмәтләре, соңыннан район төзү-монтаж участогында хисапчы булып эшләгән Рамилә апа лаеклы ялга чыккач 1998-2002 елларда бертуган сеңлесе Рәмзия Нуретдинова белән Казан Мөхәммәдия мәдрәсәсендә белем ала. Бүген матур итеп, үзгә бер мәкам белән Коръән укый ул. Ягымлы йөздән исә иман нуры бөркелә…
…Алтын көзләр әнә шундый үрнәк, тату гаилә парларын дөньяга китергән. Бу көннәрдә Рәфкать абыйга 60 яшь тула, ә 6 ноябрьдә шигъри җанлы Рамилә апаның да күркәм юбилее көтелә. Аларга көзләрнең муллык, бәрәкәтен, язларның мәхәббәтле назын, кышларның күңелгә тиң аклыгын телисе килә. Гомер юлыгыз тигез, бүгенгедәй матур, якты булсын! Сезгә гел дә шулай: "Үткәнемә шөкер, без бәхетлебез" диеп сәгадәтле гомер сукмагыннан атларга язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев