Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Кемгә бәйрәм, кемгә туй...

Мөселман дөньясы изге Рамазан аена аяк басты, атна башыннан уразага керде. Ходай рәхмәте белән бәйрәмгә теләктәшлек иткәндәй яңгырлар явып узды, һавалар сафланып, көннәр салкынчаланып китте. Озын көн дәвамлылыгы куйган сынауларны исәнлектә узарга насыйп әйләсен.

Атна азагында исә Питрау көне билгеләп үтеләчәк. Гореф-гадәткә әйләнгәнгә бу көнгә кадәр мунча миллеге, төрле дару, чәй үләннәрен җыеп өлгерү мәслихәттер. "Питрау үтте-җәй бетте" дигән әйтемне күзаллаганда, ни хикмәт кошлар җыры тынганлыгы искә төшә.
Питрау көнне керәшен татарлары традицион рәвештә Петровка, Җөри (12 июль), Албай (13 июль) авылларында узачак бәйрәмнәрне зурлап билгеләп үтәрләр дип ышаып калыйк.
Ә аннан республикакүләм йомгак Сабантуйлары Татарстан халкын Казанга җыячак.
6 июльдән дөньяны шаулаткан Казан Универсиадасы көннән-көн кызыклырак вакыйгаларга байый бара, Татарстан сокландыруын дәвам итә. Тагын да куандырганы, Универсиада призерлары арасында Татарстан егетләре-кызлары да бар.
Күпме тарихи һәм изге вакыйгалар, кыскасы, кемгә бәйрәм, кемгә туй?!...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рамазан ае питрау