Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Күңелләрдә яши ул

Район үзәк китапханәсенең иҗади эшчәнлеге күпкырлы. Монда күренекле шәхесләр, якташлар белән очрашулар, искә алу кичәләре еш уздырыла.

Кадыйр Сибгатуллинның тууына 70 ел тулуга багышланган әдәби кичәне дә китапханәнең татар бүлеге әйдәп баручысы Фәүзия Хөсәенова әзерләгән. Кичәгә шагыйрьнең каләмдәшләре, хезмәттәшләре Кадрия Ильясова, Рәмзил Гыйлемханов һәм Кадыйр Сибгатуллин исемендәге премия лауреаты Марсилә Садыйкова да чакырылган иде. Алар шагыйрь белән бергә эшләгән елларын искә алдылар, аның иҗатына киңрәк тукталып үттеләр. Гимназиянең югары сыйныф укучылары Кадыйр Сибгатуллинның шигырьләрен укыдылар. Тирән эчтәлекле шигъри юлларга Фәүзия Хөсәенованың моңлы тавышы да кушылды. Ул шагыйрь сүзләренә иҗат ителгән "Саубуллашу", "Җырлый-җырлый ата көн дә таңнар" җырларын башкарды.
Кичә күңелле узды. Ул Кадыйр Сибгатуллин иҗатының якты нур булып йөрәкләрдә калуын, гади һәм бөек шагыйрь булуын күрсәткән чара иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев