Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Ефәк юл буяулары

Казан - төрки дөнья мәдәни башкаласы" проекты уңаеннан "Хәзинә" милли галереясендә Казахстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык рәссамы, Г.Тукай бүләге һәм Франция Сәнгать академиясенең көмеш медаль иясе Камил Муллашевның шәхси күргәзмәсе ачыла.

Камил ага үз иҗатында төрле темаларга мөрәҗәгать итәргә ярата. Аның тарихи образлар чагылдырган картиналары - "Сөембикә-ханбикә", Тукай портреты, шулай ук "Әти портреты", "Әни портреты" дигән әсәрләре сәнгать белгечләренең уңай фикерләрен генә туплады. Рәссамның бик күп әсәрләре чит илләрдә ясалган "Киргизия. В полдень у берега Иссыккуля", "Солнечная осень Армении" һ.б. әнә шундыйлардан.

Камил Муллашев Кытайның Өремче каласында туган, шунда үскән һәм белем алган. Аннан соң ул Казахстанга күчкән, соңыннан Мәскәүдәге Суриков исемендәге сәнгать институтында укыган. "Казанда шәхси күргәзмәмне оештыру - зур горурлык. Минем тормышымда ул зур вакыйга. Кечкенәдән татар рухында тәрбияләндем, үземне һәрвакыт татар рәссамы итеп тойдым, шуңа күрә рәсемнәремне Татарстанга күрсәтәсем килде. Мин бу күргәзмәгә бик нык әзерләндем", - дип белдерә рәссам.

26 август көнне тәкъдим ителәчәк проектта кылкаләм остасының хезмәтләреннән тыш балалар иҗаты да куелачак. "Казан - төрки дөнья мәдәни башкаласы" уңаеннан Казахстанда балалар арасында конкурс уздырылган иде. Яшь талантларның иң яхшы иҗат җимешләрен Казан халкы да күреп бәяли алачак, ди күргәзмәне оештыручылар.

Рәссам Камил Муллашев исеме бөтен дөньяга мәгълүм. Аның хезмәтләре Россия, Франция, Америка, Кытай, Канада һәм башка илләрнең шәхси тупланмаларын бизәп тора.

Яңа ачылачак күргәзмәдә Муллашевның барлыгы 63 хезмәте һәм 30 балалар рәсемнәре урын ала. Проект 28 сентябрьгә кадәр эшлиячәк.

(intertat.ru.)

Фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X