Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Авылда «Каз өмәсе»

Биектау авылында халкыбызның бу яраткан йоласы зур популярлык казанды.

Әнә шуңа елның-елында аны бөтен авыл халкы бергәләшеп үткәрә. Ә быел ул әниләр көненә багышланган иде. Тамашаны укытучы Лира Федорова төзеде һәм алып барды. Ә каз өмәсе процессын Рөстәм Змеев кинотасмага төшерде.
Иң элек авыл уңганнары Рауза Гыйлемҗанова, Әлфия Закирова, Эльмира Хәбибуллина каз чистартып, аны су буена алып төштеләр. Шуннан соң авыл Мәдәният йортына җыелган барлык тамашачылар каз мае белән майланган коймактан авыз иттеләр. Аннары барысы да бергәләшеп сәхнәдән "Аулак өй" тамашасын күзәттеләр. Анда авылның үз артистлары ирле-хатынлы Ринат белән Әлфинур Шәрәфиева, Котлы Бөкәш үзешчәннәре дә актив катнаштылар. Илдар белән Нияз Вәлиуллиннарның оста биюләре, Зөһрә Насыйпованың моңлы җыры күпләрнең күңеленә хуш килде. Бу вакытта сәхнә түрендәге экранда алдагы елларда оештырылган "Каз өмәсе" тамашасы күренешен мәктәпнең информатика укытучысы Люция Төхвәтуллина күрсәтеп торды. Әлеге чараны карарга авыл яшьләре генә түгел, хәтта өлкән яшьтәгеләр дә күп җыелган иде.
.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X