Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

1 март–Бөтендөнья гражданнар оборонасы көне

1972 елның 1 мартында Халыкара гражданнар оборонасы оешмасы төзелә. Бу көн Бөтендөнья гражданнар оборонасы көне буларак билгеләп үтелә. "СССР да гражданнар оборонасы турында"гы полоҗение 1961 елда кабул ителә. Ул халыкны, халык хуҗалыгын ракета-атом-төш, химик, бактериологик корал һөҗүмнәреннән саклауны тәэмин итү, ил күләмендә коткару, авария-торгызу эшләрен үткәрү системасын булдыруны күздә тота....

1972 елның 1 мартында Халыкара гражданнар оборонасы оешмасы төзелә. Бу көн Бөтендөнья гражданнар оборонасы көне буларак билгеләп үтелә.
"СССР да гражданнар оборонасы турында"гы полоҗение 1961 елда кабул ителә. Ул халыкны, халык хуҗалыгын ракета-атом-төш, химик, бактериологик корал һөҗүмнәреннән саклауны тәэмин итү, ил күләмендә коткару, авария-торгызу эшләрен үткәрү системасын булдыруны күздә тота. Илнең граҗданнар оборонасы белән җитәкчелек итү СССР Министрлар Советына йөкләнә, СССР гражданнар оборонасы начальнигы должносте кертелә.
1993 елда Россия Халыкара гражданнар оборонасы оешмасының тулы вәкаләтле әгъзасы була. 1994 елдан безнең илдә дә Бөтендөнья граҗданнар оборонасы көне билгеләп үтелә башлый.
Безнең көннәрдә гражданнар оборонасы сугыш вакыты символы гына түгел. Янгыннар, техноген, табигый һәлакәтләр, террористик актлар зур җимерелүләр, бәла-казалар китерәләр. Шундый һәлакәтләрне кисәтү, аларның нәтиҗәләрен бетерү, халык арасында профилактик эш алып бару башкарма хакимият органнары, РСЧС территориаль системасы звеносына кергән министрлык, ведомство, предприятие, оешмаларның бурычы булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев