Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Балык Бистәсе районы Зур Мәшләк мәктәбендә махсус отряд бар. Аның эше нидән гыйбарәт?

Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны булдырмау мәктәп коллективы эшчәнлегенең төп юнәлешләреннән берсе булып тора. Тискәре күренешләрне вакытында ачыклау аларны киметүдә зур әһәмият уйный.

Зур Мәшләк урта белем бирү мәктәбендә бу вазыйфаларны "Дневной дозор" отряды башкара. Әлеге отрядукучыларның куркынычсызлыгын тәэмин итүдә игътибарга лаек шактый зур эшләр башкара. Алар үз эшчәнлекләрендә сәламәт яшәү рәвешен алга сөрү, аның белән кызыксынуны төп юнәлешләрнең берсе итеп күрәләр. Шул ук вакытта, алкоголизм, наркомания, тәмәке тарту, отышлы уеннар кебек зарарлы күренешләрнең зыянын, аларны юлдаш итмәү кирәклеген аңлату да аларның бурычы санала.
Отрядның югары органы булган штабка әгъзалардан тыш директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары, участок инспекторы керәләр. Аның утырышлары айга бер тапкырдан да ким уздырылмый.
Мәктәпнең профилактика отряды әгъзалары үзләрен ышанычлы тотулары, ситуацияне алдан күрә белү һәм аларны хәл итүдә үзенчәлекле алымнар кулланулары белән аерылып торалар.
Алар һәр укучының язмышы белән кызыксыналар, тәрбиягә авыр бирелүче балалар белән максатчан эшлиләр, аларны төрле ялгыш адымнардан саклап калалар.
Отрядның эшчәнлек нәтиҗәсендә әлеге вакытта "кыңгыр" эшләр белән учетта (хисапта) торучы балалар юк.
Наталья Маликова,
тәрбия эшләре буенча
директор урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев